«Комсомольская правда» сайтында кемнеңдер тормышын үзгәрткән коммерциясез оешмаларның иң якты тарихлары турында өч материал басылачак. Коммерцияле булмаган оешмалар көн дә кечкенә могҗизалар ясый. Балаларга һәм өлкәннәргә авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итәләр, йортсызларга җылы кан табалар, һәм аларның кайберләре яңа тормыш башларга да мөмкин. Ялгыз аналарга аякка басарга, ә ташландык хайваннарга яраткан хуҗаларын табарга булышалар. Без барыбыз да түземсезлек белән көтеп алган Яңа ел - могҗизалы коткару тарихларын, күркәм гамәлләр, битараф булмаган кешеләр, кемнеңдер тормышын үзгәрткән игелекле эшләр турында искә төшерү өчен бер сәбәп. Могҗизалар гел була тора. Һәрвакыт. Бары үз-үзеңә ышанырга һәм башкаларга ярдәмгә килергә әзер булырга гына кирәк.
Без сезнең игелекле проектларыгыз һәм эшләрегез турында мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең белүен телибез. Шуңа да Яңа ел алдыннан «Открытое НКО» оешмасы сезне коммерцияле булмаган оешмалар арасында үткәрелә торган «Могҗизалар була» ("Чудеса случаются") дигән яңа игелекле эшләр тарихы конкурсында катнашырга чакыра. Ул «Комсомольская правда» нәшрияты ярдәме белән үткәрелә. "Открытое НКО" оешмасы сезнең волонтерларыгызның, проектларыгызның бер кешегә, ә бәлки бер төркем кешеләргә ярдәм итүе аларның тормышларын үзгәртүе турындагы хикәяләрегезне көтә. Һәм бу чыннан да могҗизага охшаган.
Бәлки, сез авыр шартларда яшәгән күп балалы гаиләнең фатирында ремонт ясагансыздыр, бәлки, тормышы кыл өстендә булган балага яки олы кешегә дәваланырга ярдәм иткәнсездер һәм хәзер ул сәламәт һәм бәхетледер, бәлки сезнең проект ярдәмендә барлык балаларны да гаиләләргә алып, тулы бер балалар йорты ябылгандыр. Сезнең игелекле тарихларның үзәгендә, һичшиксез, ярдәмегез тигән герой (геройлар) булырга тиеш. Аның нәкъ менә Яңа ел бәйрәме белән бәйле булуы мәҗбүри түгел, әмма ул безгә тагын кат тормышта могҗизалар да булуын искәртергә төшерергә тиеш
Коммерцияле булмаган оешмалардан материаллар 2020 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр бәйрәмнәрдән соң ук, 11 гыйнвар – халыкара «Рәхмәт» көнендә ясалачак.
Конкурска басма эшләр генә түгел, видеороликлар да (аларның барлыкка килү тарихының мәҗбүри тасвирламасы белән) кабул ителә . Материалларыгызны "Могҗизалар була" («Чудеса случаются») тамгасы белән pr@dobro.live һәм all@dobro.live адресына юллагыз. «Открытое НКО» оешмасының мөхәррирләре сезгә материалларыгызны сыйфатлы итеп эшләп бирергә, иң әйбәт фотографияләрне сайлап алырга ярдәм итәчәк. Конкурска җибәрелгән тарихлар яңалыклар тасмасына һәм проектның социаль челтәрләренә куелачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң якты тарихлар турында өч материал сайлап алыначак. Алар Россиядә иң зур ММЧ булган «Комсомольская правда» сайтында - kp.ru да басылып чыгачак.
Кушылыгыз!
Конкурста кемнәр катнаша ала: коммерцияле булмаган оешмалар, фондлар, волонтерлык хәрәкәтләре.
Материаллар нинди формада кабул ителә: интервью, мәкаләләр һәм репортажлар, аларда «могҗиза» тарихы - сезнең волонтерларның, теге яки бу проектны тормышка ашыруда кемгә һәм кайчан булышканлыгы тасвирланган булырга тиеш:
Нинди материаллар туры килми: матбугат-релизлар, аудиофайллар, инде массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан текстлар, шулай ук
коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеге турында хисаплар, проектның кыскача тасвирламасы, социаль челтәрләрдән постлар кабул ителми.
Вакытыгызны җәлләмичә, текст белән эшләү кагыйдәләрен биредә: https://www кdobro.live/rules/ , платформа өчен биредә: dobro.live карый аласыз.
Шулай ук әлеге сылтама буенча материаллар әзерләү һәм аларны кызыклы итеп эшләү турында безнең экспертларның лекцияләрен дә тыңлый аласыз: https: //www кdobro.live/category/lectorij/ Болар барысы да сезгә үз проектыгыз турында конкурс өчен материал әзерләгәндә ярдәм итәчәк.
Материалны тапшыру форматы:
- хат темасына: «Могҗизалар була» ("Чудеса случаются") тамгасын куегыз һәм оешмагызның исемен дә күрсәтегез;
- текст Word форматында, 3-5 мең билге күләмендә булырга тиеш (текстта шулай ук оешманың исемен һәм шәһәрегезне күрсәтүегез дә сорала);
- фото горизонталь формада, 3-5 данә булырга тиеш (тарих геройларыннан фотоларны бастыруга рөхсәт кирәк).
"Открытое НКО" оешмасы Сезне pr@dobro.live һәм all@dobro.live та түземсезлек белән көтеп кала!
