25 декабрьдә Республика кан үзәгендә барлык теләүчеләр 8.00 дән 12.00 гә кадәр узачак донорлык акциясендә катнаша ала. Кан тапшыру «Игелекле Казан» проекты һәм DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе канаты астында «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры ярдәме белән узачак. Барлык донорлар өчен дә бүләкләр әзерләнәчәк.
18 яшьтән алып, авырлыгы 55 килограммнан да ким булмаган һәр сәламәт кеше донор була ала. Йогышлы, паразитар, йөрәк-кан тамырлары һәм кайбер башка авырулары булган кешеләргә донор булырга ярамый. Кан бирер алдыннан барлык донорлар да табиб белән киңәшләшә. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Шулай ук теләге булган донорлар сөяк мие донорлары регистрына керә алачак.
Кан үзәге Җиңү Проспекты, 85 адресы буенча урнашкан.
Тулырак мәгълүмат алу һәм теркәлү өчен сылтама: https://unity.donorsearch.org/events/449/