17 декабрьдә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды чатырында «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты тәмамлануга багышланган йомгаклау матбугат конференциясе узды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

17 декабрьдә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды чатырында «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты тәмамлануга багышланган йомгаклау матбугат конференциясе узды. Чарада «Ярдәм» фонды партнерлары, «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты реабилитантлары, инвалидлар җәмгыятьләре рәисләре һәм республиканың җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә "Бер-беребезгә ярдәм итик" проекты буенча тернәкләндерү курслары берничә тапкыр үткәрелде. Алар үз эшләрен 2016 елда башлап җибәрде. Бу вакыт эчендә шактый нәтиҗәләргә ирешелде һәм әлеге проект исәбендә уку һәм реабилитацияне уңышлы узган 400 дән артык кеше бар. 2019 елның октябреннән «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты 2019 елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларының икенче конкурсында җиңүче булды. Грант күләме – 4 883 870 сум, финанслауда өлеш кертү – 3 632 385 сум. Шулай итеп, проектны гамәлгә ашыру өчен чыгымнарның гомуми суммасы 8 516 255 сумны тәшкил итте. Проект кысаларында Президент гранты акчасына Россиянең төрле төбәкләреннән гомуми саны 125 кеше булган 5 төркем белем алды һәм реабилитацияләнде. Проектның төп максаты – мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне – коляскадагы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган һәм тернәкләндерү курслары аша ДЦП диагнозы куелган кешеләрне социаль адаптацияләү.

Матбугат конференциясенең спикерлары сыйфатында «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды вице-президенты, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Римма Гыйльмеева, Казанның Киров районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Марат Кадыйров, проектның координаторы, шагыйрә Лилия Тимергалиева чыгыш ясады.

Илһам Исмәгыйлев Президент грантлары фондына «Ярдәм» фондына күрсәтелгән ышаныч өчен аерым рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев театрлары, Казан яшь тамашачылар театры, Татарстан Милли музее, иҗтимагый оешмалар, инвалидлар җәмгыяте рәисләренә һәм ММЧ вәкилләренә дә проектны гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Илһам Исмәгыйлев билгеләп үткәнчә, "Бер-беребезгә ярдәм итик" – ул үз-үзеңә яңача карау, рухи, эмоциональ һәм шәхси үсеш өчен үзеңдә көч табу мөмкинлеге. «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова тарафыннан эшләнгән уникаль методика ярдәмендә, проект инвалидларның тормышын җиңеләйтергә, депрессив халәттән, социаль интеграциядән чыгарырга, иҗади активлыкларын үстерергә, физик һәм психологик сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итте, дип саный «Ярдәм» фонды президенты.

Депутат Мәликә Гыйльметдинова авыр тормыш хәлендә калган инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән зур эш башкарылуы турында сөйләде.

"Кайчандыр хәтта мөстәкыйль хәрәкәт итә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган реабилитантлар, вакытның күп өлешен өйдә үткәрүчеләр уку мөмкинлеге алдылар. Алар алга таба да эшкә урнаша, гаилә төзи һәм тормышта үз урыннарын таба алачаклар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең зур уңышларга ирешүләре, максатларын тормышка ашырулары хакында бездә бик күп мисаллар бар. Аларның тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы һәркемгә үрнәк булып тора ала", – дип уртаклашты Мәликә Гыйльметдинова.

Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле Римма Гыйльмеева «Ярдәм» фондының инвалидларны тернәкләндерү эшенә югары бәя бирде. Ул шулай ук "Бер-беребезгә ярдәм итик" проектын тормышка ашыруда катнашкан Татарстан Иҗтимагый палатасына зур рәхмәт белдерде.

«Мин танышкан фондның системасы мине тетрәндерде. Бирегә фәнни кадрлар, педагоглар, психологлар җәлеп ителгән, чөнки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү, адаптацияләү һәм социальләштерү физик һәм матди көч куллану гына түгел, ә тернәкләнүчеләр "Ярдәм" фондының тернәкләндерү үзәгендә ала торган психоэмоциональ ярдәмне дә таләп итә",  – дип белдерде профессор Римма Гыйльмеева.

Чара ахырында Киров, Идел буе, Вахитов, Совет, Яңа Савин районнары, Юдино бистәсе, «Балаларда көч» хәйрия фонды, «Игелекле Казан», «Үзеңә ышан» коммерцияле булмаган автоном оешмалары, «Теремок» үзәге рәисләренә Мәликә Гыйльметдинованың мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү буенча 200 дән артык "Мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне социомәдәни реабилитацияләү" уку әсбабы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International