«Игелекле эшләр көне» фондында ай саен “Туган йөрәкләр” тәрбиягә бала алучы ата-аналар клубы очрашулары уза, алар Казандагы гаиләләрне берләштерә. Проектның максаты - шундый җаваплы адымга әзерләнүче тәрбиягә алган гаиләләргә һәм ата-аналарга ярдәм итү, шәхси тәҗрибә алмашу һәм төрле юнәлешләр буенча экспертлар җәлеп итеп, актуаль мәсьәләләрне өйрәнү.
Клубның якындагы очрашуы 23 гыйнварда, шимбә көнне, Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр көне» остаханә фонды базасында («Яхшы куллар» хәйрия склады) 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак. Анда тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар, уллыкка алучылар яки алырга җыенучылар катнаша ала. Очрашуда катнашу бушлай, 236-65-51 телефоны буенча язылырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, фондта булганда битлекләрне куллану зарур.