Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе хәбәр итүенчә, 2020 елның 25 ноябреннән 2021 елның 29 гыйнварына кадәр Лев Выготский исемендәге V Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Әлеге Конкурс мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне эзләүгә,таратуга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе бәйге үткәрүне хуплый, аның нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.
Лев Выготский исемендәге Бөтенроссия конкурсы турында нигезләмә.