ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Асия Тимирясова Актаныш районы мәгариф оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышты

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова Актаныш муниципаль районында булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов һәм мәгариф оешмалары педагоглары белән очрашу барышында ул белем бирү оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре, стратегик проектларны гамәлгә ашыру, педагогларның максатчан әзерлеге һәм һөнәри үсеше системасы белән танышты, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына планнар турында фикер алышты.

Сәфәрнең беренче пункты Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты булды, аның базасында "Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" ачылды. Интернат-мәктәп директоры Илсур Ялалов белем бирү үзәгенең кабинетлары һәм лабораторияләре буенча экскурсия үткәрде һәм биредә, "Технология", "Информатика", "Тормыш иминлеге нигезләре" предметлары буенча уку программаларыннан тыш, мәктәп укучылары IT-технологияләр, проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнә, дип сөйләде.

Асия Витальевна «Мәгариф» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында дәвам итүче мәгариф оешмаларының матди һәм мәгълүмати инфраструктурасын масштаблы модернизацияләү сыйфатлы һәм заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтергә, яңа технологик һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады.

Актаныш районы мәгариф оешмалары Татарстан масштабларында гына түгел, якын-тирә төбәкләрдә дә инновацион педагогик технологияләрне нәтиҗәле гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Аерым алганда, сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназия-интернаты - "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проектын гамәлгә ашыруда катнашучы бердәнбер мәктәп. Биредә «Акыллы мәктәп» автоматлаштырылган идарә системасын төзү бара, аңа дәрескә шалтыратуларны автомат рәвештә бирү, укучыларга йөрүләрне теркәү, ата-аналарга мәгълүмат җиткерү, шулай ук эчке веб-сайт, чат-бот һәм мобиль кушымта сервислары керә. Декабрьдә гимназия-интернатта булган Башкортстанның 17 муниципаль районыннан килгән кунаклар да коллегалары эшенә югары бәя бирде.

Район хакимияте тарафыннан мәгариф системасы үсешенә җитди игътибар укучыларның казанышларында да чагыла. Әйтик, “Бүләк” укыту үзәгендә узган район мәктәпләренең отличникларын, төрле конкурсларда, ярышларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында 100 укучы, шулай ук аларның педагоглары һәм әти-әниләре катнашты. Уразай, Чуракай, Иске Богады авылларында 7 укучы "Намуслы яшәргә кирәк!" дип исемләнгән коррупциягә каршы иҗат эшләре республика конкурсының төрле номинацияләрендә җиңүче һәм призер булды.

Тагын бер шундый ресурс мәйданчыгы - Актаныш технологик техникумы. Бу хакта студентларның һөнәри осталыкта уңышлары да сөйли. 2020 ел ахырында техникум студенты Искәндәр Хәбибуллин үзенең остазы Ринат Габдуллин җитәкчелегендә икенче ел рәттән «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының чираттагы этабында «Эксплуатация» компетенциясендә җиңүче булды

Асия Тимирясова һәм район хакимияте вәкилләре, директор Ландыш Шамсунова озатуында, Актаныш технология техникумы эше белән таныштылар, укытучылар һәм һөнәр осталары белән очрашып, алга таба хезмәттәшлек һәм үсеш перспективаларын билгеләделәр.

Актаныш муниципаль районында төрле категориядәге балаларга ярдәм программалары гамәлгә кертелгән һәм эшли. Яңа инфекция таралуга бәйле рәвештә чикләү чаралары чорында аз керемле гаиләләрдән мәктәп укучылары азык-төлек җыелмалары алганнар, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләгән. Яңа ел алдыннан тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче 150 дән артык бала Кыш Бабайдан юмарт бүләкләр алды.

Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзалары 2021 ел дәвамында милли проектлар үтәлешенә иҗтимагый контроль үткәрергә планлаштыралар. Аларның игътибар үзәгендә яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, төрле дәрәҗәдәге мәгариф оешмалары инфраструктурасын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү, укытуның сыйфатын яхшырту, балаларның сәламәтлеген саклау һәм талантларын ачу өчен шартлар тәэмин итү мәсьәләләре булачак.

Актаныш муниципаль районы сайтыннан мәгълүмат һәм фото файдаланылды:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International