Коммерцияле булмаган оешмалар йортында Сәламәт яшәү рәвеше буенча «Иң яхшы табиб – син үзең» дигән белем бирү курсы программасы тормышка ашырыла. 17 мартта "Үт куыгы каналы – авыруларга каршы көрәштә ашыгыч ярдәм" темасына дәрес узды.
Галимнәр фикеренчә, кеше сәламәтлеге 20% нәселдән, 20% әйләнә-тирә мохит йогынтысыннан, 10% медицина хезмәте күрсәтүдән тора. Калган 50% - кешенең нинди яшәү рәвеше алып баруы.
«Иң яхшы табиб – син үзең» курсы катнашучыларны сәламәт яшәү рәвешен саклау, профилактика һәм авыруларны булдырмау серләре белән таныштыра. Дәресләр нигезендә «Ни өчен без авырыйбыз һәм үз-үзебезне торгызу механизмын ничек эшләтеп җибәрергә" дигән, дөнья бестселлеры ята.
"Яз көне без һичшиксез бавырга ярдәм итәргә тиеш, эссе җәйдә йөрәгебез игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ, көзен үпкәләргә аерым игътибар бирергә кирәк, ә кышын бөерләребез тән хуҗасыннан җитди игътибар сорый", - дип сөйләде дәрес җитәкчесе Владимир Бурдейный.
Дәресләр 12 вакытлы өлешләргә багышланган һәм КБО Йортында аена бер тапкыр уза. Киләсе дәрес 14 апрельдә 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: 8 Март ур., 18Б.

