16 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе утырышы узды.
Комиссия рәисе Артур Мостаев 2020 елга нәтиҗә ясады һәм 2021 елның беренче яртыеллыгына эш планнары белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева “Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен” Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе урынбасары Дмитрий Романовка, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертларына “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Сергей Алексеевка, “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ГАУЗ” профсоюзының беренчел оешмасы рәисе Ксения Кондратьевага, “Юридик клиника” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлия Балафендиевага Рәхмәт хатлары тапшырды.
