ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

"Казан әниләре" – хастаханәләрдә дәваланучы балаларга ярдәм йөзеннән "Батырлык тартмасы" игелекле акциясен дәвам итә. Авыр процедураларга түзәргә туры килгән балаларга ярдәм итү һәм аларны юату өчен «Казан Әниләре» волонтерлары даими рәвештә сөйкемле, кечкенә бүләкләр булган тылсымлы тартманы тутыра.

12 мартта «Казан талантлар ачык университеты 2.0»  коммерцияле булмаган автоном оешмасының Фәнни-эксперт советы утырышы булды.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 24 мартында 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.

2021 елның 15 мартыннан үзәк Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла торган "Хөкем ителгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына мәгълүмати-хокукый һәм психологик ярдәм" социаль проекты кысаларында тоткыннарның туганнары өчен бушлай юрист һәм психолог консультацияләре үткәрә.

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде.

Дедлайн: 2021 елның 7 апреле.

Конкурс ике категориядә уза: физик затлар һәм югары уку йортлары өчен.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда «Әти-әниләр белән бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе башланды. Аның максаты — булачак чыгарылыш сыйныф укучыларында имтиханнар алдыннан дөрес әзерлек булдыру. Акция мәйданнарының берсе 183 нче номерлы Казан гимназиясе булды. Башка әти-әниләр белән берлектә бирегә республиканың депутатлары, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре килде.

13 мартта Казанда "Без барыбыз да бергә булдыра алабыз һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!" проектының чираттагы дәресе булды. Ул, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектны оештыручы - "Гаилә канаты астында" ТР Төбәк иҗтимагый оешмасы.

Алдан ярдәм итү турында хәбәрдарлык атнасы - ул башлангыч ярдәм, ата-аналарның кыенлыклары, ярдәм алу мөмкинлекләре, «кискен» темалар һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышуга юнәлдерелгән агарту инициативасы. Шуны аңларга кирәк, иртә ярдәм - ул инвалид балалары туган гаиләләр өчен генә түгел, ә барлык ата-аналар һәм аларның балалары өчен дә иртә ярдәм хезмәте булып тора. Һәр гаиләгә ярдәм алырга мөмкин.

2021 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Рафил Ногманов Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгының РПА) студентлары белән очрашу үткәрде. Очрашуда җинаятьчелек, криминаль субкультуралар, наркотиклар, экстремизм мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, республиканың күп балалы гаиләләре оешмасы рәисе Артем Викторович Кузнецов Россия Федерациясе Дәүләт Думасына тавыш бирү һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына "Бердәм Россия" партиясеннән өстәмә сайлаулар үткәрү буенча Татарстан төбәк оештыру комитетының беренче утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International