Мәдәни инициативалар Президент фонды конкурсының кызыклы статистикасы

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

30 августта Татарстан Республикасы көнендә Мәдәни инициативалар Президент фонды 2022 елның икенче төп грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Шулай итеп, конкурста катнашучыларның кайберләренә бәйрәм кәефе тагын да өстәлде.

Грант ярдәмен мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрия өлкәсендә 905 проект алачак. Җиңүче проектлар илнең 80 төбәгендә гамәлгә ашырылачак. Ярдәмнең гомуми суммасы — 2 млрд 879,5 млн сум.

Җиңүчеләрнең гомуми саныннан 699ы фондтан беренче тапкыр грант алачак. Бердән артык җиңү — тәҗрибәдә 206 иҗади команда. Элегрәк катнашучы  командалар арасында 428е беренче тапкыр җиңгән. Барлыгы 13 517 экспертиза үткәрелгән, шуларның 1 383е – өстәмә.

Конкуренцияле көрәш киеренке булды-грантны һәр 8 проект командасы алачак. Иң югары балл-91,25.

Исегезгә төшерәбез, конкурста дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар гына түгел, муниципаль учреждениеләр, коммерция оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр дә катнаша алды.

Татарстан Республикасыннан 29 проект җиңүче дип табылды. Кызганычка каршы, бу күрсәткеч кими. Әмма бу гомуми тенденция, һәм Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, хупланган проектлар саны буенча лидер-төбәкләр исәбенә керә. Грантларның гомуми суммасы 54,7 млн сум тәшкил иткән. Конкурска барлыгы 422 проект бирелгән һәм бу да күрсәткечләрнең кимү тенденциясен күзәтә. Кызганычка каршы, проектларның нәтиҗәлелеге дә кими бара һәм бу юлы 6,8% тәшкил итә.

Иң күп проектлар (128) «Мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрия өлкәсендә белем бирү һәм остазлык проектлары» номинациясендә (9 ярдәм хупланган проект) бирелде. Бу юлы мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрия өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү проектлары ярдәмсез калды.

Иң күп гаризалар Казан (107), Чаллы (44) һәм Алексеевск районы (18) оешмалары тарафыннан бирелгән. Өстәвенә, Алексеевск районыннан гаризалар муниципаль берәмлекләрдән генә бирелгән һәм бер генә җиңүче дә юк...

Гариза бирүчеләрнең оештыру-хокукый формалары буенча хәл түбәндәгечә: муниципаль учреждениеләрдән – 268, коммерцияле булмаган оешмалардан – 102, шәхси эшмәкәрләрдән – 30 һәм коммерцияле оешмалардан 22 гариза бирелгән. Ә менә коммерцияле булмаган оешмадан – 15, муниципаль учреждениеләрдән – 9, шәхси эшмәкәрдән һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән – 3әр җиңүче.

Татарстаннан 13 муниципаль берәмлек проекты җиңүче булды. Казан, гадәттәгечә, 1 урында тора – 9 җиңүче, икенче урында (4 җиңүче) Яр Чаллы. Өченче урында (2әр җиңүче) Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Питрәч районнары. Искәртеп узабыз, узган конкурста бронза Алексеевск, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында иде.

Муниципаль учреждениеләр проектларны гамәлгә ашыру өчен 2 млн. сумга якын акча җәлеп итә алдылар, шәхси эшмәкәрләр – 2,8 млн. сум (күрсәткеч узган елгы Конкурска тиң), коммерцияле оешмалар – 10,8 млн. сум. Ә лидерлар булып коммерцияле булмаган оешмалар тора - 35,2 млн сум. Искәртеп узабыз, шәхси эшмәкәрләрнең һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең хупланган проектлар саны бер үк.

Иң тыйнак проект-җиңүче –Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сарае» муниципаль автоном учреждениесенең «Дорога к Лукоморью» әдәби квесты» (180 675 сум).

Иң мөһим проект-җиңүче - «Алтын тәлинкә» – төбәкара кино премиясе» кино проектларына ярдәм итү һәм «Время кино» (Казан) фестивальләрен оештыру буенча коммерцияле булмаган автоном оешма -11 891 844 сум. Бу Татарстаннан 10 млн сумнан артык акча алган икенче проект.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр мәдәният һәм сәнгать оешмалары гына була алмый. Мәсәлән, «Державинское Собрание» проекты өчен «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерүгә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасына (3,9 млн сум) бирелде.

Кызыклылардан…

«Истоки» һәм «Дети ау» проектлары - иң кыска исемле проектлар (6 билге буенча). Проектлар хупланмады.

Койрык белән 499 мең сумга 14 гариза бирелгән, шуларның 3се хупланган. Ә менә нәкъ 500 000 сумга (икенче категория) 9 гариза бирелгән, тик берсе дә хупланмаган! Исегезгә төшерәбез, 500 000 сумга кадәр булган проектлар иң гади категория буенча бәяләнә.

Күңеллеләрдән…

Аерым алганда, Татарстан Республикасының конкурс кысаларында ярдәм алган социаль эшкуарларын котлыйсы килә. Мәсәлән, «Детский мюзикл «Сказка о волшебной стране» проекты белән шәхси эшмәкәр Вероника Кузьмина һәм «Молодежный театр Вдох» проекты белән «Оранжевое чудо» белем бирү үзәге.

Муниципаль учреждениеләр арасында иң зур грантны (2,5 млн сум) «Theatre ЭКО: постановка спектакля «Тим Лин». Начни с себя» проекты белән  Яр Чаллы шәһәренең Балалар театр сәнгате мәктәбе алды. Проект Казан агломерациясенең коммерцияле булмаган оешмасына ярдәм итү ресурс үзәге ярдәмендә әзерләнгән. Киләсе проект инде 0,5 млн сумга гына.

Проектлар белән тулырак монда танышырга була.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм проектларны уңышлы гамәлгә ашыруларын телибез!

Киләсе конкурс — 2023 елның беренче дулкынына  гаризаларны кабул итү 20 октябрьдә башлана. 2022 елның махсус конкурсына гаризалар кабул итү 12 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Моннан тыш, Президент грантлары Фонды конкурсына гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Грант алу өчен мөмкинлекләр күп, иң мөһиме-мондый мөмкинлектән дөрес файдалану.

Гаризаларны эксперт бәяләве мәсьәләләре буенча сез социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәгенә (8(843) 233-74-09, e-mail ciss.rt@mail.ru), яисә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Моннан тыш, сезне безнең коммерцияле булмаган оешмалар марафонына чакырабыз, анда без грант проектлары турында да фикер алышачакбыз https://vk.com/@cissrt-priglashaem-na-marafon-nko

Әгәр сез элек гариза биреп, отмаган булсагыз, безнең белгечләр бу гаризаларга экспертиза үткәрергә тырышачак. Моның өчен гаризаны һәм фондтан килгән бәяләү кәгазен тапшырырга кирәк.

Социаль проектлау, фантазияләү, грантлау буенча методик материаллар безнең телеграмм каналда https://t.me/nko_sp

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International