5 сентябрь – Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнгән халыкара хәйрия көне, ул 2013 елдан бирле билгеләп үтелә.
ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева сүзләренчә: «Күп гасырлар дәвамында Россиядә мәрхәмәтлелек гражданнарның үз-үзләрен тоту культурасын билгеләде. Бу көннәрдә дә яшь буынны хәйриячелек культурасын торгызуга җәлеп итү аларның социаль уңышларын һәм социаль тормышка ашырылуын формалаштыру өчен аеруча актуаль булып тора».
Нәкъ менә шушы үзенчәлекле көнне «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» республика хәйриячелек тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән «Мәрхәмәтлелек маршрутлары» конкурсы нәтиҗәләре игълан итүе дә символик мәгънәгә ия.
Бүләкләү тантанасы 8 сентябрьдә ТР Иҗтимагый палатасында узачак.
Уздыру урыны: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 ).
Үткәрү вакыты: 8 сентябрь, 13.00-14.30
Тантанага түбәндәге оешма командалары чакырыла (1 бала + 1 җитәкче):
«ОЧЕРК» НОМИНАЦИЯСЕ
«ВИДЕО» НОМИНАЦИЯСЕ
«ПРЕЗЕНТАЦИЯ» НОМИНАЦИЯСЕ
