15 июньнән 6 июльгә кадәр «Дистанцион форматта иртә ярдәм күрсәтү» онлайн-курсы узачак
Ветераннарга адреслы ярдәм – битараф булмаган, актив кеше өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына шәхсән «рәхмәт» әйтүнең иң җиңел ысулы.
2023 елның 9 июнендә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Россия Җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренең «Виват, Офицеры!» V Бөтенроссия конкурсының финалы узды.
2023 елның 10 июнендә Россия көне алдыннан Казан бүлекчәсе активистлары Җиңү волонтерлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү чараларын оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенең спорт мәйданчыгында Россия көненә һәм Бөтенроссия футбол көненә багышланган мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган «Аталар һәм балалар» турниры узды. Турнирда Бердәм Россия, Аталар берлеге, Яшьләр парламенты, Махсу хәрби операциядә катнашучылар, Яшь Гвардия командалары катнашты.
Конкурсның максаты – гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнашкан коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү.
2023 елның 7 июнендә «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында Әкият терапиясе сеансы узды, кызыклы сюжет һәм гади сүзләр ярдәмендә Балалар Республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына мөһим әйберләрне аңлатырга ярдәм итте.
13-14 июнь көннәрендә Казанда «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыкларында халыкның зыян күрү ихтималы булган төркемнәре арасында социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә эшләүче Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән коммерцияле булмаган оешмалар белгечләре һәм инициатив төркемнәр өчен «Синергия – сила в развитии» («Синергия – үсештә көч») форумы узачак.
2023 елның 4 июнендә Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында «FIGHTING PEOPLE AWARDS»Халыкара тантанасында Татарстан, Россия һәм чит илләрнең танылган көрәш сәнгате осталары, танылган спортчылар, профессиональ тренерлары җыелды.
Кайбер кешеләр үз алдына зур максатлар куялар һәм аларга, бернәрсәгә дә карамастан, ирешәләр. Канатларына гына ышанган кош кебек, аларны да алга барырга һәм иҗат итәргә эчке теләк этәрә. 2023 елның 27 маенда инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның төбәк этабын Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә узган «Абилимпикс» берләштерде. Бу – Татарстан Республикасында төбәк чемпионат кысаларында ярышлар уздыру өчен мәйданчык оештырылган бердәнбер мәктәп-интернат.