Конкурсның максаты – гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнашкан коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү.
Гаризалар 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр 21 юнәлеш буенча кабул ителә. Алар арасында социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау; гаиләгә, ана булу, ата булу һәм балачакка ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү һәм башкалар.
Катнашучылар өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга ярдәм итү» яңа юнәлеше буенча гариза бирү мөмкинлеге бирелә.
Моннан тыш, татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау юнәлеше буенча конкурста Россия Федерациясенең башка субъектларыннан коммерцияле булмаган оешмалар да катнаша алачак.
Татарстанның милли оешмаларына бирелә торган грантларның гомуми күләме 106 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Конкурста катнашучылар консультатив ярдәм сорап Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Буа шәһәрләрендә урнашкан муниципаль – ара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә алалар.
Тулырак танышу һәм гариза калдыру өчен сылтама: https://xn--80aaaaan5edveliabd1l.xn--p1ai/contests/6