2023 елның 4 июнендә Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында «FIGHTING PEOPLE AWARDS»Халыкара тантанасында Татарстан, Россия һәм чит илләрнең танылган көрәш сәнгате осталары, танылган спортчылар, профессиональ тренерлары җыелды.
Хөрмәтле кунаклар һәм тамашачылар югары класслы спортчыларның һәм каратэ, ушу, киокусинкай, кендо буенча көрәшчеләрнең якты чыгышларын һәм эстрада артистларының иҗади номерларын, шулай ук төрле номинацияләрдә көрәшнең иң яхшы 15 вәкилен бүләкләүне күрделәр.
Җиңүчеләргә бүләкләрне түбәндәгеләр тапшырды:
Шулай ук «FIGHTING PEOPLE AWARDS» халыкара дирекциясенең рәсми вәкилләре, тантананың оештыру комитеты әгъзалары һәм жюри әгъзалары:
Казан халыкара премияне уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Номинацияләрнең күпчелеген нәкъ менә Татарстан вәкилләре яулады.
Премия лауреатлары булдылар:
Лауреатлар халыкара үрнәктәге дипломнар һәм тантананың истәлекле статуэткаларын алдылар.
Чара кысаларында Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы президенты Фәрхәт Хөснетдинов махсус бүләкләр тапшырды. Россия Көрәш сәнгате берлегенең Мактау грамотасы белән ТР киокусинкай федерациясе президенты Александр Даренков һәм ТР Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Рөстәм Зиннәтуллин бүләкләнде, Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалының юбилей медале Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Мачинга тапшырылды, халыкара тантананың Рәхмәт хатын ТР кендо федерациясе президенты Владислав Толкишевский алды, Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалының Мактау грамотасы белән «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры киңәшчесе Владимир Михайлов, ТРда киокусинкай хәрәкәтенә нигез салучы Фәрит Шәймәрданов һәм киокусинкай буенча СССР чемпионы Фәрит Гайнетдинов бүләкләнде. Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы грамотасын «КРЕПЫШ 2.0» спорт патриотик клубы директоры Әскәр Сабитов һәм WAKO Pro версиясе буенча кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Мөхәммәт Реза Назари, шулай ук «ЦЗСК ПРОФИ» сугыш сәнгате клубы инструкторлары Самвел Мкртчян, Илья Баканин һәм Адель Торсуков алды.
Премияне оештыручылар: Россия Көрәш сәнгате академиясе «FIGHTING PEOPLE AWARDS» халыкара дирекциясе һәм Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы, шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге «Милли куркынычсызлык академиясе» учреждениесе һәм ТР Спорт министрлыгы.