13-14 июнь көннәрендә Казанда «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыкларында халыкның зыян күрү ихтималы булган төркемнәре арасында социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә эшләүче Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән коммерцияле булмаган оешмалар белгечләре һәм инициатив төркемнәр өчен «Синергия – сила в развитии» («Синергия – үсештә көч») форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә «Халыкка гигиеник белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра. Форум Президент грантлары фонды акчасына үткәрелә.
«Синергия – сила в развитии» («Синергия – үсештә көч») форумы «ЦГОН» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән партнер оешмалары белән тәҗрибә алмашу масштаблы проектының арадашлык нәтиҗәсе.
Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында Россия масштабында уникаль булган, наркотикларга ихтыяҗны киметүгә һәм социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән, зәгыйфь төркемнәргә ярдәм итүнең комплекслы ведомствоара һәм секторара системасы эшли. Узган 3 елда «ЦГОН» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ВИЧ-инфекция, туберкулез, наркомания, ИППП, В һәм С гепатитын профилактикалауның комплекслы программаларын нәтиҗәле гамәлгә кертү тәҗрибәсен тиражлады, алар ТР Дәүләт учреждениеләре ярдәме белән сынап каралды. Коммерцияле булмаган оешмалар һәм Россия төбәкләреннән инициатив төркемнәр өчен 8 семинар уздырылды, аларда 100 дән артык кеше катнашты. Коммерцияле булмаган автоном оешмаларның социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендәге эшчәнлегенә ярдәм итү һәм үстерү буенча аналоглары булмаган методик җыентык төзелгән.
Форумның төп максаты – социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә коммерцияле булмаган оешмалар һөнәри берләшмәсен формалаштыру, туплау һәм үстерү. Форумда катнашучыларның барысы да уртак идея һәм хәтта миссияләр белән берләштерелгән, ресурсларны һәм белемнәрне берләштерү башкарылган эшнең сыйфатлы нәтиҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Форум кысаларында экспертлар Россия һәм республика дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмаларның нәтиҗәле иҗтимагый-дәүләт партнерлыгы тәҗрибәсен тәкъдим итәчәкләр; коммерцияле булмаган оешмаларны финанслауны җәлеп итү мөмкинлекләре; коммерцияле булмаган оешмаларның мәгълүмат кырында эшләү технологияләре; заманча чакыруларга (яңа эпидемияләр, социаль-икътисади кризис һ.б.) тиз җавап бирү технологиясен эшләп чыгу һәм коммерцияле булмаган оешмаларның билгеле төркем ихтыяҗларына туры килердәй программаларны оператив үзгәртеп кору өчен форсайт-сессияләр үткәреләчәк.
Форум белгечләрне бердәм һөнәри берләшмәгә берләштерәчәк, ул социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау мәсьәләләрен хәл итүдә комплекслы күзаллауга, үзара ярдәм итүгә, үсешкә, шулай ук заманча чакыруларга (яңа эпидемияләр, социаль-икътисади кризис һ.б.) тиз җавап бирү технологиясен һәм билгеле төркем ихтыяҗлары өчен коммерцияле булмаган оешмалар программаларын оператив үзгәртеп коруга нигезләнгән.
Чараны яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырабыз.