21 апрельдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча комиссиянең туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм торгызуга, шулай ук органик авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларына багышланган эшлекле очрашуы булды.
Катнашучылар республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең хәзерге вакыттагы торышы, агроҗитештерүчеләргә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары һәм туфракның уңдырышлылыгы өлкәсендәге законнарны камилләштерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча эшне киңәйтелгән түгәрәк өстәл форматында дәвам итү турында карар кабул ителде.