ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты

2026 елның 31 марты, сишәмбе

31 мартта Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үз эшен төгәлләде. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Форум эшендә шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров катнашты.

Җыенга Россия Федерациясенең татарлар тупланып яши торган 37 субъектыннан 900 гә якын делегат җыелды. Катнашучылар арасында кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар вәкилләре бар иде.

Пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Россиянең төрле төбәкләреннән эшмәкәрләрнең халык кәсепләре продукциясе һәм товарлары күргәзмәсен карады. Экспозициядә иттән затлы ризыклар, бал, ярымфабрикатлар, милли киемнәр, косметика, уенчыклар бар иде. Стендларның берсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган иде.

Чара барышында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов, җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, делегатларга милли үзенчәлекне саклауда, авылларны үстерүдә һәм гореф-гадәтләрне торгызуда ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

(c) Фото – https://www.tatar-inform.ru/photo/vserossiiskogo-sxoda-predprinimatelei-iz-tatarskix-sel-regionov-rf-i-rt-5825088

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International