ТР Иҗтимагый палатасында Татарстанда креатив индустрияләр перспективалары турында фикер алыштылар

2026 елның 6 марты, җомга

2026 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында республикада креатив индустрияләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган беренче эшлекле очрашу булды. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы комиссияләре әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.

Катнашучылар төбәкнең иҗади потенциалына бәйле темалар буенча фикер алыштылар, кино, музыка, театр һәм медиа кебек өлкәләр турында сөйләштеләр.

Бүгенге көндә креатив индустрияләр икътисадның драйверы булудан тыш, республиканың уңай образын формалаштыруда, мәдәни тәңгәллекне саклап калуда һәм Татарстан проектларын федераль һәм халыкара дәрәҗәдә танытуда мөһим инструмент булып тора, дип билгеләп үтелде.

Катнашучылар креатив өлкә, иң динамикалыларның берсе буларак, җәмгыять тарафыннан да, хакимият тарафыннан да игътибар таләп итә дигән фикергә килделәр. Тармакара хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм дәүләт хакимияте органнары белән конструктив диалог булдыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар бу юнәлештә уртак эшне дәвам итәргә ниятләре булуын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International