11 февральдә ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары мәсьәләләре буенча комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия әгъзалары үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен сөйләп, 2026 елга эш планнары турында фикер алыштылар.
Дмитрий Туманов Татарстанда мәдәният әһелләренә ярдәм итү һәм башкару сәнгатен үстерүне, шул исәптән Россия һәм Татарстан халыкларының милли традицияләрен чагылдырган музыкаль композицияләрне җәмәгать урыннарында трансляцияләү идеясе дә җиткереп, инициатива белән чыкты.
Ранил Нуриев берничә проект тәкъдим итте: Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында төрле милләт хатын-кызларын берләштерүче «Хатын-кызлар клубы», үзебездә җитештерелгән судноларны тәкъдир итү өчен «Kazan Yachting Festival 2026», Татарстан башкаручыларына һәм музыкаль коллективларына ярдәм күрсәтү өчен «Иҗат муллыгы», шулай ук «Rock-n-mob хәрәкәте» флешмоб-концерты оештыру.
Сергей Магданов һәм Светлана Кадырова республика турында тотрыклы, уңайлы медиа фонын булдыру һәм коммуникацияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру яклы.
Зөфәр Дәүләтшин һәм Илнур Рәхимов эш планына махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле мәсьәләләрне кертергә тәкъдим иттеләр, шул исәптән музей булдыру турында фикерләшү.
Моннан тыш, Илнур Рәхимов «Пушкин картасы» программасы кысаларында балаларны республика музейларына тагын да активрак җәлеп итү кирәк, диде.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Альберт Сафиуллин конкрет стратегияләр һәм планлаштырылган проектларны гамәлгә ашыру юлларын табуның мөһимлеген ассызыклады.
Комиссия рәисе Инна Яркова утырышка йомгак ясады, комиссия әгъзаларына тәкъдимнәрне бергәләп эшләп бетерергә һәм ай ахырына комиссиянең эш планын расларга кирәклеген белдерде.