Онкология диагнозына дучар булган хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тәмамланды. Аның төп бурычы – үз-үзеңә бикләнергә юл куймау, кул эшләрендә, иҗатта, якыннарың арасында физик активлык күрсәтү. Һәм үзеңне фикердәшләр арасында гына түгел, үз үрнәгең белән теләсә нинди шартларда яшәргә, яратырга, иҗат итәргә кирәклеген дә күрсәтергә.
«Без Бергә – Мы вместе» командасы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган проектка йомгак ясады.
Ул берничә юнәлештән тора:
– «Легко» («Җиңел») тегү остаханәсендә катнашучылар гади һәм шул ук вакытта бик уңайлы экологик материаллардан үз куллары белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.
– «Төньяк йөреш» хәрәкәте әгъзалары бик яхшы разминка үткәрде. Скандинавия таяклары тотып йөргәндә йөзләрчә мең адымнар үтелде, Казанның һәм аның тирә-ягының бик матур урыннары күзәтелде.
– Онытылмаслык алтын канатлы номерны шәрык биюләре төркемендәге хатын-кызлар куйды. Бу проект хатын-кызга аның табигый матурлыгын һәм зифалыгын кайтару өчен булдырылган.
– «Стиль һәм матурлык» мәктәбендә катнашучылар стилистлар, мейкап осталары һәм модалы чәчтарашлар белән очрашуларда алган күнекмәләре турында сөйләделәр.
Рәссамнарның рәсем сәнгате дәресләрендә ясаган картиналарыннан күргәзмә оештырылды. Моннан тыш, хатын-кызлар тасмалар белән картиналар чигү, полимер балчыктан әвәләп ясау, декупаж белән шөгыльләнәләр.
Йомгаклау номерларын «ДУША» вокаль ансамбле бүләк итте, аның чыгышлары төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән билгеләнде.
Проект «Без Бергә – Мы вместе» берләшмәсе катнашучылары арасында зур кызыксыну уятты, аның дәвамы булачак.








