Казан федераль университетының Император залында Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен һәм «Татарстан Республикасының ел юристы» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгать итте.
«Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре юридик практика, мәгариф һәм фәннең танылган үзәкләре булып тора. Казан юридик мәктәбенең атаклы юристлары илебездә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Иң яхшы традицияләргә ияреп, хокук белгечләре һәм практиклар Казан хокук мәктәбенә нигез салучы Габриэль Шершеневич, Гавриил Державин, Дмитрий Мейер кебек күренекле шәхесләрнең хезмәтләрен ныгытуны дәвам итәләр», – диде ул.
Песошин якынлашып килүче юристлар көне белән котлады һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәрьяклы ярдәме белән республикада дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган бушлай юридик ярдәмнең нәтиҗәле системасы булдырылуын һәм үсеш алуын, шулай ук ел саен Казан халыкара юридик форумы үткәрелүен искәртте.
Шершеневич исемендәге Бөтенроссия премиясенә РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының хокук теориясе һәм чагыштырма хокук белеме кафедрасы мөдире Алексей Малиновский һәм «Десантчылар союзы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе, икътисад фәннәре докторы, доцент, ТРның атказанган юристы, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Сергей Алексеев ия булды.
Җиде номинация буенча «Татарстан Республикасының ел юристы» төбәк премиясе җиңүчеләре дә бүләкләнде һәм дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Чарада ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо катнашты.

