РФ Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасыннан әгъзасы Ольга Павлова Запорожье өлкәсенең Бердянск шәһәре студентларына ГТО аермалык билгеләре тапшырды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова Азов дәүләт педагогика университеты студентларына «Хезмәткә һәм яклауга әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аермалык билгеләрен тапшырды.

Запорожье өлкәсенең Бердянск шәһәрендә үткәрелгән чарада 19 аермалык билгесе тапшырылды: 6 алтын, 10 көмеш һәм 3 бронза. Шулай ук тантана кысаларында укуны тәмамлау уңаеннан дипломнар тапшырылды, алар университет укытучыларына ГТО хөкемдарлары сыйфатында эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирәчәк, бу төбәктә ГТО үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

«Запорожье өлкәсендә төбәк операторы һәм ГТО тестлаштыру үзәге юк иде, ләкин программага кушылу теләге бик зур булды. Без аларга бу системаны көйләргә булыштык. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында биш хөкемдар укытылды һәм бер үк вакытта мәктәп укучыларын һәм студентларны тестлаштыру процедурасына керештеләр», – дип фикерләре белән уртаклашты Ольга Павлова.

Бүләкләү тантанасы махсус хәрби операциядә һәлак булган Азов педагогика университеты студенты Юлий Сытник истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте, ул нормативларны тапшырып, алтын аермалык билгесенә лаек булган, ләкин алырга өлгермәгән.

«Алгы сызыкта һәлак булган сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына тапшырыла торган хәрби бүләкләр кебек үк, ГТО билгесе дә аның гаиләсенә тапшырылачак. Бу бер минут тынлык безгә чынбарлыкны сизәргә этәргеч бирде. Кайда булуыбызны һәм кемне бүләкләвебезне күңелебез белән тойдык. Хезмәттәшләребезгә, 
ТР «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Ивановка һәм аның командасына зур рәхмәт. Без киләчәктә дә тарихи төбәкләрдә Татарстан Республикасының спорт, физик культура һәм ГТО комплексы программасын үстерү тәҗрибәсен трансляцияләячәкбез», – дип билгеләп үтте ТРннан РФ Иҗтимагый палатасының әгъзасы.

Чара ахырында Запорожье өлкәсенең спорт һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Константин Зайцев Ольга Ивановнага истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International