«Вкусно — и точка»дагы «Игелекле заказлар» («Добрые заказы») «Гаилә бергә» («Семья вместе») хәйрия фонды өчен 66 миллион сумнан артык акча җыйган

2025 елның 3 октябре, җомга

«Вкусно – и точка»да «Гаилә бергә» хәйрия фондына ярдәм йөзеннән ел саен үткәрелә торган акция уңышлы булды. «Игелекле заказлар» кысаларында Фри бәрәңгесенең һәр сатылган порциясеннән 10 сум фондка тапшырылды. Акция бөтен Россия буенча үткәрелде, йомгаклау суммасы 66 миллион сумнан артык тәшкил итте.

Инициативаны хуплап, әлеге челтәр Россиянең 8 шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург, Новосибирск, Саратов һәм Владивостокта музыкантлар, артистлар, спортчылар, комиклар һәм блогерлар катнашында хәйрия чаралары үткәрде.

26 сентябрьдә Казанның Бауман урамы, 70А йортында урнашкан «Вкусно — и точка» предприятиесендә йолдызлы кунаклар  сатып алучыларны каршы алып, фри бәрәңгесенә 1500гә якын заказны тапшырдылар. Анда «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы урынбасары Надежда Александровна Погуляй, РФ Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты Татьяна Петровна Ларионова, Татарстан Республикасының атказанган артисты,  Беренче каналда барган «Голос. Балалар» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «La Primavera» Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Юныс улы Абязов, Казан шәһәр Думасы депутаты Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина, «Рубин» футбол командасы хатын-кызлар җыелма командасы уенчылары, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Антон Салакаев һәм «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбль музыкантлары, just Brass тынлы музыка уен кораллары бандасы, артистлар һәм башкаручылар Айлин, Рамил Закиров, Римма Никитина, Фирүзә Хафизова, Асия Ганиева, популяр блогерлар Алинә Гыймалтдинова, Айрат Әхмәтҗанов, Камилла Хафизова һәм башка йолдызлы кунаклар.

«Елдан-ел безнең «Игелекле заказлар» хәйрия акциясе бөтен ил буйлап күбрәк кешеләрне берләштерә. 2 атна эчендә кунаклар 6,6 млн порция бәрәңгегә заказ биргәннәр, бу узган ел белән чагыштырганда 27% ка күбрәк. Моннан тыш, безнең предприятиеләр янәдән битараф булмаган кешеләрнең очрашу мәйданчыгына әйләнде. Без һәр кунакка һәм барлык йолдызлы катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», – дип шәрехләде  «Вкусно — и точка»ның маркетинг, стратегик планлаштыру һәм өйгә китереп бирү хезмәте буенча өлкән вице-президенты Дарья Назаркина.

Җыелган акчалар Мәскәүдәге  З.А. Башляева исемендәге балалар хастаханәсе каршындагы Гаилә йортын булдыруга тотылачак, ул 2026 елда ачылачак. Әлеге проект ярдәмендә балалары дәваланган вакытта Россиянең төрле почмакларыннан килгән 1500дән артык гаилә бергә була алачак. Акчалар 12 ел элек ачылган һәм Россия территориясендә беренче проект булган Казандагы Гаилә йорты ихтыяҗларына да тотылачак. Бу вакыт эчендә 19 меңнән артык гаилә, иң кирәкле чакта бергә була алды.

«Без кумирлар белән аралашудан тыш,  фондка ярдәм итәргә һәм безнең эшчәнлеккә үз өлешләрен кертергә дип килгән кунакларның хуплавына сокланабыз. Без бергәләп максатларга ирешәбез – озак дәвалану вакытында балаларга гаиләләреннән аерылмаска ярдәм итәбез, бу катлаулы чорда якыннарыбызның мәхәббәте аларны җылытып торсын өчен», — дип уртаклашты «Гаилә бергә» фонды генераль директоры Екатерина Мыслицкая.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International