Татарстанлылар киокусинкай буенча Халыкара ярышларда җиңү яулады

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 26-28 сентябрендә Новосибирск шәһәрендә киокусинкай буенча «Андрей Якутовның 32 нче Мемориалы» Халыкара ярышлары үткәрелде.

Киокусинкай буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы «синкекусинкай» дисциплинасында үткәрелгән стартларда уңышлы чыгыш ясады.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.  Зәй шәһәре спортчылары талантлы тренерлар Владимир Ревин һәм Алексей Ревин җитәкчелегендә үз категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:  

Камалиева Амелия - «14-15 яшьлек, 50 кг га кадәрге кызлар» категориясендә 1 урын,

Ихинданова Өмәкүрсем - «12-13 яшьлек кызлар, 45 кг га кадәр» категориясендә 1 урын,

Агапова Элиза - «10-11 яшьлек кызлар, 45 кг га кадәр» категориясендә 1 урын,

Селиверстов Радаль «10-11 яшьлек малайлар, 40 килограммга кадәр» категориясендә өченче.

Ветераннар категориясендә, «ката» бүлегендә Лениногорск тренеры һәм спортчысы Джумабаев Фуркан җиңүче булды, ә Бөгелмә киокусинкай федерациясе җитәкчесе Андрей Алексеев бронза медаль иясе булды.

«Безнең Федерация спортчылары республикабызда киокусинкай спорт төре үсешенең югары дәрәҗәдә икәнен тагын бер кат расладылар. Татарстан Халыкара ярышлардан 4 алтын һәм ике бронза медаль алып кайтты. Буыннар алмашыну принцибын да билгеләп үтәргә кирәк: яшь спортчылар гына түгел, спорт ветераннары да җиңү яулады! Спортчыларны олы уңышлары белән котлыйбыз һәм тренерларга яхшы әзерлек өчен рәхмәт белдерәбез!» –  дип уртаклашты Татарстан Республикасы киокусинкай федерациясе президенты Александр Даренков (Татарстан Республикасы буенча Россия хәрби сәнгать берлеге Башкарма комитеты җитәкчесе).

Киокусинкай – Россия Федерациясендә иң көчле каратэ стиле нигезендә төзелгән рәсми спорт төре. Көрәшү тулы көченә һәм максималь рөхсәт ителгән һөҗүм итү һәм саклану гамәлләре җыелмасы белән үткәрелә.

2026 елда ТР Киокусинкай федерациясе Татарстанда «киокусинкай каратэ» хәрәкәтенә нигез салынуга 50 ел тулуны билгеләп үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International