ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары Бөгелмәдә конференциядә катнашты

2026 елның 17 апреле, җомга

17 апрельдә Бөгелмәдә «Мирас һәм үсеш: эшчәнлекнең нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Дамир Фәттахов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исем. КИУның беренче проректоры Игорь Бикеев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Олег Агапов, шулай ук космонавт-сынаучы, Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков катнашты. Чарада Бөгелмә муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары актив катнашты.

Конференция барышында Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый кыйммәтләре, традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте, Россия халыкларының бердәмлеге һәм күптөрлелеге, шулай ук хәзерге тормыш геройлары мәсьәләләре каралды.

Бөгелмә муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары Россия студентлары әзерләгән фәнни проектларны бәяләгәндә экспертлар ролендә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International