ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары МХО ветераннары һәм ятим балалар өчен лазертаг буенча турнирда катнашты

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Казанда «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы тарафыннан «ВОИН» үзәге һәм «Ният» хәйрия фонды белән берлектә оештырылган лазертаг буенча турнир булды. Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты.

Проектның төп максаты – ике буынны социаль һәм психологик яктан якынайту. Ярышларның уникальлеге аның форматында иде: җиңү өчен катнаш командалар көрәште, алар махсус хәрби операция ветераннары һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләрдән торды.

Катнашучыларның берсе – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов. Сугыш хәрәкәтләре барышында алган авыр җәрәхәтенә карамастан, ул башкалар белән беррәттән уенда катнашты. Чарада шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Сыдыкова да катнашты.

«Иң мөһиме –  лазертаг уйнау аша без балаларга аларның һәммәсе мөһим булган системаның бер өлеше була алуын аңларга мөмкинлек бирдек. Һәм аларның белән көн үткәргәннән соң, күзләре янып торуын күрдем – үзеләренең коллективның бер өлеше буларак эш итү мөмкинлеген аңладылар. Бу, мөгаен, бүген барыбыз бергә яулаган иң мөһим җиңүдер», – дип уртаклашты Әнвәр Мөхәммәтҗанов.

Уен нәтиҗәләре буенча автоматик контроль ярдәмендә иң югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар ачыкланды – өч ветеран һәм өч бала.

Вакыйганың кульминациясе, бүләкләү тантанасыннан бигрәк, уеннардан соң ветераннар һәм яшүсмерләр арасында рәсми булмаган аралашу булды. Катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар, «сугышлар»ның төп моментлары турында фикер алыштылар, контактлар белән алмаштылар.

Мондый чаралар ветераннарны физик яктан тернәкләндерүдән тыш, аларның социаль интеграциясенә дә ярдәм итә, ятим балалар өчен исә батырлык, ныклык һәм командада эшли белү үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International