ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Нефтьчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашты

2025 елның 6 сентябре, шимбә

Татарстанның нефть өлкәсе башкаласында берьюлы ике мөһим датага — нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм «Татнефть»нең 75 еллыгына багышланган зур тантаналар башланды. Төп бәйрәм чаралары Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика җитәкчелеге катнашында узды.

«Бу бәйрәмне көндәлек хезмәте нефть шәһәрләре инфраструктурасын булдыручы һәм әлеге тармак хезмәткәрләре өчен уңайлы тормыш тәэмин итүче һәркем хаклы рәвештә үзенеке дип саный ала», –дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе җыелучыларга.

Тантаналы өлеш тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Бәйрәм нефть җитештерүнең хезмәт коллективлары, сервис компанияләре һәм социаль сектор оешмалары парады белән дәвам итте.

Бәйрәм мәйданчыгында төбәкнең нефть сәнәгате тарихын гәүдәләндерүче символик экспонатлар — поезд һәм тимер атны күрергә мөмкин.

Тантанада Татарстан һәм нефть-газ тармагы җитәкчеләре, шәһәр һәм район администрацияләре башлыклары гына түгел, дәрәҗәле кунаклар —ветеран нефтьчеләр, Россия нефть компанияләре делегацияләре һәм чит ил вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International