Бүген Казанда Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының 2030 елга яшәү өчен мохит сыйфатын 30% ка яхшырту буенча Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан илкүләм максатка ирешүгә юнәлдерелгән йөкләмә буенча Татарстанда һәм Россиядә башкарыла торган эшчәнлек турында сөйләштеләр.
Утырышта катнашучылар терәк торак пунктлар инфраструктурасын ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.
«Бүгенге утырыш «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» зур Федераль форумы кысаларында үткәрелә. Без илебезнең башка кече шәһәрләре вәкилләре, әлеге тема белән җитди шөгыльләнүче Россия Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзалары белән тәҗрибә уртаклашырга шатбыз», – дип хәбәр итте ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе Зилә Вәлиева.
РФ Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе рәисе Андрей Максимов дискуссия темасының актуаль һәм мөһим булуын билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, узган ел ахырында Россиянең пространстволы үсешенең яңа стратегиясе кабул ителде, «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты пәйда булды, шушы көннәрдә генә пространстволы үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру планы расланды.
«Әлеге мөһим инициативалар нигезенә терәк торак пунктлар концепциясе салынган. 2160 терәк торак пункты бар, исемлек рәсми статуска ия. Без бу концепцияне ничек тормышка ашырачагыбызны төгәл аңларга тиеш», – диде Максимов.
Ул игътибарны бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануның мөһимлегенә юнәлтте.
Максимов биргән мәгълүматлар буенча, инфраструктура үсеше югары дәрәҗәдә булганда, Казан Россиянең эре шәһәрләре арасында җан башына бюджет акчаларын иң аз сарыф итә.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов ил халкының 70% тирәсе терәк торак пунктларда яши, дип искәртте.
«Республикада 45 терәк торак пункт бар. < …> Хәзерге вакытта төп интеграль күрсәткечне формалаштыру – терәк торак пунктларда яшәү өчен мохит сыйфатын яхшырту буенча эш алып барыла», – диде Нурмөхәммәтов.
Бүгенге утырышта шулай ук илнең социаль-икътисади үсеше драйверлары буларак беренче чиратта терәк торак пунктлар инфраструктурасын үстерү, шушы юнәлештә программаларны формалаштыру, «Торак пунктларда инфраструктураны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыруның төп күрсәткече буларак яшәү өчен мохит сыйфатын яхшырту мәсьәләләре дә күтәрелде.