ТР Иҗтимагый палатасында тавыш бирүдә җәмәгать контроле мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы узды

2025 елның 12 августы, сишәмбе

12 августта ТР Иҗтимагый палатасында тавыш бирүдә җәмәгать контроле мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Координация советы утырышы үткәрелде. Чараны ачып, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева болай дип ассызыклады: «РФ һәм төбәкләрнең иҗтимагый палаталары беренче тапкыр җәмәгать күзәтүчеләрен 2018 елгы РФ Президентын сайлауларга җибәрде, һәм шуннан бирле иҗтимагый күзәтү институты сайлау процессының мөһим һәм кирәкле элементына әверелде. Җәмәгать күзәтүчеләре сайлаучыларга да, участок комиссияләренә дә сайлауларны барлык сайлау хокукларын үтәп уздыруны тәэмин итүдә, тавыш бирү өчен шартлар тудыруда, сайлауларны үткәрүгә бәйле башка мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр».

Көн тәртибе буенча дүрт мәсьәлә каралды, аларның беренчесе буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефёдов чыгыш ясады, ул катнашучыларга төбәктәге сайлау кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде.

14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлаулар, 18 нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы округы буенча җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булачак.

Календарь планы нигезендә 8 августта Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) вазифасына кандидатларны теркәү тәмамланды: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән), Виталий Смирнов («Пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ).

18 нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы округы буенча җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты өстәмә сайлауларында дүрт кандидат теркәлгән: Раил Миңнегалиев («Яңа кешеләр» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән), Татьяна Мухина (КПРФ), Диана Полева (ЛДПР), Андрей Фомичёв (үз-үзен тәкъдим итү).

Муниципаль сайлауларда кандидатларны теркәү 14 августта тәмамланачак. Якынча мәгълүматларга караганда, 7 531 мандатка 11 424 кандидат дәгъва итә, алар арасында үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр һәм «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Яңа кешеләр», «Гадел Россия», «Россия коммунистлары коммунистлар партиясе», социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе, «ТНВ», «Яблоко» Республика иҗтимагый хәрәкәте, « ЗЕЛЁНЫЕ» сәяси партиясе. Бүгенгә 10 908 кеше (95,5%) теркәлгән, конкурс бер урынга бер ярым кешегә җитә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм җәмәгать контроле буенча комиссиясе рәисе Тимур Какохо җәмәгать күзәтүчеләрен әзерләүнең башлануы турында игълан итте. Укулар республиканың шәһәр һәм районнарына барып оештырылачак.

ТР Иҗтимагый палатасының иҗтимагый күзәтү үзәге үз эшен Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының да, төбәк иҗтимагый палаталарының да уңышлы тәҗрибәсенә таянып төзи. Аның эшендә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, ТР Иҗтимагый палатасы белән килешү төзегән иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.

Тавыш бирү көнендә күп каналлы кайнар линияле ситуация үзәген җәелдерү планлаштырыла. Бу участокларда күзәтүчеләрнең эшен реаль вакытта координацияләргә, аларга төрле мәсьәләләр буенча оператив консультацияләр бирергә, күзәтүчеләрдән һәм гражданнардан хокук бозулар булуы ихтималлыгы турындагы хәбәрләрне кабул итәргә һәм эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Күзәтүчеләр тавыш бирү барышын теркәячәк һәм хисапларны «Илкүләм иҗтимагый мониторинг» (НОМ) порталында бастырачак. Сайлаулардан соң җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аналитик хисап әзерләнәчәк. Күзәтүчеләр һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары вәкилләре белән турыдан-туры элемтәләр үткәреләчәк. Сайлаулардан соң аналитик хисап әзерләнәчәк, ул Координацион совет утырышы кысаларында ТР Үзәк сайлау комиссиясе, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек өчен тәкъдим ителәчәк.

Күзәтүчеләрне укыту программасы турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Рафаэль Фәхретдинов сөйләде.

Күзәтүчеләрне укыту күзәтүченең хокукларын һәм бурычларын, сайлау процессында катнашучыларның хокукый статусын, проблемалы ситуацияләрне хәл иткәндә килеп чыкккан типик хаталарны, сайлаулар барышын мәгълүмати яктан яктырту, фотога һәм видеога төшерү кагыйдәләрен үз эченә алган төп бүлекләргә кыскача күзәтү форматында үткәреләчәк. Уку барышында гамәли кейсларга һәм сайлау процессында башка катнашучылар белән үзара бәйләнеш күнекмәләрен булдыруга аерым игътибар биреләчәк. Укыту программасында күзәтүчеләрнең штаттан тыш хәлләргә психологик тотрыклылыгына игътибар биреләчәк.

Җәмәгатьчелек күзәтүе эшләгән елларда практик тәҗрибә тупланды,  утырышта яңа күзәтүчеләргә дә, тәҗрибә уртаклашу өчен дә файдалы була алырлык күзәтүчеләрне әзерләү буенча методик материаллар бастыру кирәклеге турында мәсьәлә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International