Казан шәһәре, Кукмара, Әгерҗе, Спас, Питрәч районнарының тәрбиягә алган (алмаштыручы) гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтеләчәк

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

2025 елның июлендә «БЕЗ БЕРГӘ!» төбәк иҗтимагый оешмасы «Без янәшә» проектын гамәлгә ашыра башлады. Тәрбиягә бала алган (алмаштыручы) гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланды.

Проект комплекслы эшнең дәвамы булып тора, аның барышында районнардагы тәрбиягә бала алган гаиләләр клублары җитәкчеләрен һәм активларын укыту һәм һөнәри компетенцияләрен күтәрү үткәрелде.

«Без янәшә. Тәрбиягә бала алган (алмаштыручы) гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү» социаль проекты Татарстан Республикасының Казанда, Кукмара, Спас, Питрәч, Әгерҗе районнарында яши торган тәрбиягә бала алган (алмаштыручы) гаиләләрнең ата-ана компетенцияләрен арттыруга, гаилә эчендә имин мохит булдыру, аның барлык әгъзаларының үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм тәрбиягә алынган балаларның икенче тапкыр  ятим калуын профилактикалау өчен районның тәрбиягә бала алган гаиләләр клублары тарафыннан ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Һәр районның клубында дәресләр үткәрү программасы төзелде. Программалар конкрет территориядә яшәүче гаиләләрнең индивидуаль таләпләренә һәм характеристикаларына яраклаштырылган.

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең һәр район клубы эшчәнлеге нигезендә өч төп юнәлеш буенча эш алып барылачак:

- ата-аналар өчен тәрбиягә алган балалар белән мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре турында ата-аналарның хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән белем бирү чаралары: лекцияләр һәм семинарлар;
- балаларның һәм ата-аналарның психоэмоциональ халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар –онлайн һәм оффлайн форматта белгечләр белән психологик тренинглар, индивидуаль, төркем һәм гаилә консультацияләре;
- тәрбиягә алынган балалар белән бергә уздырыла торган иҗади чаралар – уртак ял, аның төп максаты–гаилә элемтәләрен ныгыту һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр әгъзаларын берләштерү – мастер-класслар, конкурслар, экскурсияләр, спорт ярышлары, иҗади концертлар һәм фестивальләр.

«БЕЗ БЕРГӘ!» төбәк иҗтимагый оешмасы  Казан шәһәре, Татарстан Республикасының Кукмара, Әгерҗе, Спас, Питрәч муниципаль районнарындагы алмаштыручы ата-аналарны (опекуннарны, уллыкка алучыларны, тәрбиягә бала алган ата-аналарны) тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларында үткәрелә торган чараларга чакыра. 

Тулырак мәгълүмат һәм чаралар тәртибен белешү өчен районның тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе белән элемтәгә керергә кирәк:
- Казан – Наталья Низамиева
- Кукмара – Алсу Кәримова
- Әгерҗе – Оксана Мөфтахетдинова
- Спас – Марина Гусева
- Питрәч – Резидә Мидхәт кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International