Казандагы Гаилә йортына «Рубин» футбол клубының хатын-кызлар командасы килеп китте

2025 елның 5 августы, сишәмбе

29 июльдә «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары һәм аларның ата-аналары «Рубин» футбол клубы хатын-кызлар җыелма командасының төп составы футболчылары белән очрашты.

Йортта яшәүчеләр танылган футболчылар Алина Савина һәм Ксения Кулинич белән танышуны түземсезлек белән көтте. Танышу «Йорт» буенча экскурсиядән башланды. «Монда бик шәп, чыннан да өй атмосферасы сизелә, сез зур эш башкарасыз», – дип билгеләп үтте кунаклар.

Экскурсиядән соң балалар футболчылар белән якыннанрак таныштылар. Балалар «Рубин» футбол клубының төп составы уенчыларыннан профессиональ футболчы тормышының үзенчәлекләре турында сораштылар. Кунаклар бик рәхәтләнеп барлык балаларның күпсанлы «ә ни өчен...»нәренә җаваплар бирде: иртән ничәдә торалар, көнгә ничә тапкыр күнегүләр ясарга кирәк, иртәнге һәм төшке ашка нәрсә ашыйлар, буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәләр.

Һәр бала яраткан уенчылары белән аралашып кына калмады, хыялда йөрткән автографны  алды һәм истәлеккә фотографиягә төштеләр. Балалар, ата-аналар һәм кунаклар төрле нәрсәләр турында сөйләшеп, рәхәтләнеп көлештеләр.

Уенчылар балаларга «җылыну» өчен төрле футбол күнегүләре күрсәттеләр, тактик уен нигезләренә, пенальти нечкәлекләренә һәм команда рухын күтәрү серләренә өйрәттеләр, тренировка үткәрделәр – чын-чынлап футбол уйнадылар. Уен белән кызып киткән балалар футболчыларны җибәрергә теләмәделәр, фотога төштеләр һәм автографлар алдылар.

«Без сезнең янга әле тагын күп тапкырлар килербез дип өметләнәбез. Сезнең безгә карата мөнәсәбәтегезне күрдек һәм аралашуыбыз файдалы, кызыклы булуына ышанычта калабыз. Барыгызга да тизрәк савыгып өйгә кайтуыгызны телибез...»  – дип спортчылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе пациентларына теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International