«Җиңү эзе» Татарстан буйлап бара: 180 кеше хәрби-диңгез флоты көнен патриотик эко-сукмакта билгеләп үтте

2025 елның 1 августы, җомга

Югары Ослан, Татарстан Республикасы – 2025 елның 27 июле. Хәрби-диңгез флоты көнендә Югары Ослан районында төрле яшьтәге – 4 яшьтән 80 яшькә кадәрге 180 кешене, шул исәптән инвалидларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен берләштергән «Җиңү эзе» эко-сукмагыннан узды.

Татарстан Республикасында «Беренче патриот» төбәкара иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы пешекчеләре Гильдиясе һәм «Махсус Тур» инклюзив туризм агентлыгы оештырган чара экологик агартуны, тарихи хәтерне саклауны һәм актив яшәү рәвешен берләштерүнең ачык мисалы булды.

Сәяхәтнең төп максаты табигать белән элемтәләрне ныгыту, илнең үткәненә хөрмәт тәрбияләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү булды.

Эко-сукмакта катнашучылар  көнне Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр храмы янында башладылар, аннары паром белән матур табигатьле Югары Ослан авылына юл тоттылар. 5,6 чакрымлы маршрут Идел буйлап, каенлык аша үтә, төрле чордагы сугыш хәрәкәтләре белән бәйле истәлекле урыннар белән танышырга мөмкинлек бирә.

Сәяхәтнең төгәлләнү ноктасы «Геройлар паркы» мемориаль комплексында булды, анда кунакларны Татарстан Республикасы пешекчеләре гильдиясе оештырган тәмле төшке аш, Югары Ослан районы үзешчәннәренең патриотик темага концерты һәм балалар өчен мастер-класслар көтте. 

«Паром һәм эко-сукмак бортында уздырылган Хәрби-диңгез флоты көне героик үткәннәребез белән элемтә символы булды, катнашучыларның елмаюларын күрү – максатыбызга ирешүебезнең иң яхшы дәлиле! Мондый чаралар йөрәкләребездә табигатькә мәхәббәт хисеннән тыш, Ватаныбызны саклаучыларга тирән хөрмәт тәрбияләргә дә ярдәм итә. Бергә без – көч, һәм «Җиңү эзе» – моның ачык дәлиле! – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында «Беренче патриот»  төбәк бүлеге рәисе Ирина Самолдина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International