ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ Иҗтимагый палатасының махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү инициативалары буенча Координация советы әгъзасы Ольга Павлова Казанда «Абилимпикс» махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында һөнәри осталык буенча Чемпионат кысаларында оештырылган панель дискуссиядә катнашып, спорт белән шөгыльләнү аша инвалидларны реабилитацияләү вариантларын тәкъдим итте.
«Адаптив спорт һәрвакыт организмны, психологик һәм физик яктан торгызу өчен ресурс булды. Бүгенге көндә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының адаптив физик культура кафедрасы мәйданчыгында махсус хәрби операция ветераннарын укыту һәм квалификацияләрен үзгәртү программалары эшләнә. Спорт күнекмәләре һәм тиешле белемнәре булганга, алар инвалидлык формаларын исәпкә алып, үзләре дә нәтиҗәлерәк тернәкләндерү чаралары һәм методларын таба алачаклар, тиз арада үзара уртак тел табып, башка ветераннарга да тернәкләнергә ярдәм итәчәкләр», – дип саный Ольга Павлова.
Үз чыгышында шулай ук реабилитация системасына хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын да кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Тернәкләндерү чаралары гаилә характерында булырга тиеш. Беренчедән, реабилитация уза торган хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары шулай ук стресс хәлендә. Икенчедән, нәкъ менә шундый кешеләр өчен гаилә ярдәме бик мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашкан инвалидлар тернәкләндерү юнәлешләреннән тыш, психологик триггер халәтеннән чыгарга ярдәм итә торган башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнергә кирәк. Моннан тыш, һәр реабилитацияләнүче өчен сугышчының тыныч тормышка этаплап кайтуының цифрлы маршруты кирәк», – дип үз фикерен җиткерде Ольга Павлова.
