ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар

2025 елның 29 июле, сишәмбе

29 июльдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышында Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елның 1 яртыеллыгында максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча эшенә йомгак ясалды.

Министрлык өчен 2025 елга 5 максат һәм бурыч формалаштырылган иде:

1. Халыкның медицина оешмаларында эшләүче табиблар белән тәэмин ителешне 10 мең кешегә 33 белгечтән 35 белгечкә, урта медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителешен 10 мең кешегә 89 белгечтән 91 белгечкә кадәр арттырырга;

2. Визуаль локализация яман шешләр ачыклануны I стадиядә визуаль локализация яман шешләр очракларының гомуми саныннан кимендә 55,9% дәрәҗәсендә тәэмин итәргә;

3. Җәмәгатьчелек фикерен бәяләү нәтиҗәләре буенча халыкның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен 59% тан 60,5% ка кадәр арттыруны тәэмин итәргә;

4. Мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбенә медицина реабилитациясе күрсәтелгән Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең санын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны да кертеп, 36 мең кешедән 36,5 мең кешегә кадәр арттырырга;

5. Профилактик медицина тикшерүләре нәтиҗәләре буенча  беренче тапкыр диагноз куелган 0-17 яшьлек балаларның кимендә 82%ын диспансер күзәтүе белән тәэмин итәргә.

Нәтиҗәләр буенча иҗтимагый фикер алышуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, экспертлар төркеме, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Халык алдында формалаштырылган максатлар һәм бурычларның тормышка ашырылуы турындагы мәгълүмат белән Министрлык вәкилләре чыгыш ясады. Чыгыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче яртыеллыктагы эшен канәгатьләнерлек дип тану турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International