ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Александровская, комиссия эксперты Г.Н.Елистратова, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Е. Боратынский, К. Васильев, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музейлары хезмәткәрләре, Казан шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 93 нче номерлы гимназия педагоглары һәм укучылары, Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәләре ТР Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» акциясендә катнашты.
Алар китаплар (классик әсәрләр һәм балалар әдәбияты) җыйдылар һәм шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре китапханәләре өчен изге теләкләр язылган открыткаларга кул куйдылар.
Һәр китап – Татарстан халкыннан җылылык һәм ярдәмнең бер өлеше ул!
Сезне дә кушылырга чакырабыз!
Китапларны түбәндәге адрес буенча алып килергә була: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 136 каб.
(ТР Иҗтимагый палатасы).
Кабул итү 2025 елның 10 августына кадәр дәвам итәчәк.





