Ватанны саклаучылар истәлегенә багышланган «Бәйләүче җеп» Бөтенроссия тарихи-патриотик акция-конкурсы старт алды.
«Бәйләүче җеп» Бөтенроссия акция-конкурсы Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция контекстында гаиләләр тарихын өйрәнүгә, балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурска төрле әдәби формадагы эшләр: хикәяләр, эсселар, очерклар, шигырьләр һ.б. юлларга мөмкин. Иҗади эшләр 2025 елның 15 октябренә кадәр проектның связующаянить.рф рәсми сайтында кабул ителә. 8 яшьтән 23 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Катнашу бушлай.
Проектны оештыручылар – «Яшьләр өчен» хәрәкәте һәм Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты. Проект Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, Президентның мәдәни инициативалар Фонды биргән Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.
Проектны режиссер һәм сценарист Никита Михалков хуплады. Конкурсның жюри һәм эксперт советына танылган мәдәният, сәнгать, медиа эшлеклеләре керде.
Проектның авторы – РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Яшьләр өчен» хәрәкәте рәисе Евгений Мартынов. «Конкурста катнашучылар туганнары белән әңгәмәләр аша үз гаиләләренең һәм үз геройларының тарихларын Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция контекстында яңадан төшенәчәкләр, шулай ук буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытачаклар, совет солдаты батырлыгына һәм махсус хәрби операциянең гамәлдәге катнашучыларына рәхмәт хисләрен белдерәчәкләр. Ул чорда да, хәзер дә шундый ук көрәш бара бит – безнең җир өчен, яшәү хокукы өчен!» – дип билгеләп үтте ул.
Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Юлия Белехова билгеләп үтүенчә, «Бәйләүче җеп» проекты үткәнне һәм хәзерге заманны тоташтыра – бу геройларның берсе дә онытылмасын, ә тарихны беркем дә һәм беркайчан да яңадан яза алмасын дигән өндәмә. «Бүгенге көндә геройларыбыз бар, бигрәк тә махсус хәрби операция уздыру зонасында, әмма монда да герой булырга мөмкин. Уртак җиңү өчен үзалдыңа бүген нәрсә эшлим, нәрсәгә әзер һәм нәрсә белән файдалы була алам дигән сорап куеп, җавап бирергә кирәк», – дип ассызыклады ул.
Конкурсның Жюри рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибенең беренче урынбасары, Россия Герое Вячеслав Бочаров сүзләренчә, «Бәйләүче җеп» – яшьләргә тарихи хакыйкатьне аңларга һәм үзләренең җиңүчеләр илендә яшәвен аңларга ярдәм итә торган якты патриотик проектларның берсе.
Конкурста җиңүчеләр истәлекле дипломнар, кыйммәтле бүләкләр алачак, шулай ук аларны жюри һәм эксперт советы әгъзалары белән шәхси аралашу көтә. Иң яхшы эшләр «Бәйләүче җеп» йомгаклау җыентыгында бастырылачак. Бүләкләү тантанасы 2025 ел ахырында Мәскәүдә үткәреләчәк.
Проект турында социаль челтәрләрдә: https://vk.ru/svyaz_nit, https://t.me/svyaz_nit.