GT Dress – «Безнекеләрне бел» үсеп килгән Россия брендлары конкурсының «Инклюзия» номинациясендә җиңүчеләр

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

17 июльдә Репин скверында «Безнекеләрне бел» дип аталган үсеп килгән Россия брендлары конкурсының өченче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Илнең 39 төбәгеннән 100 бренд конкурсның төп, партнерлык һәм махсус номинацияләрендә иң яхшылары дип табылды, аларга махсус бүләкләр тапшырылды. Биш төп конкурс номинациясендә 17 бренд җиңүче булды, шуларның бишесе Мәскәүдән, икесе Татарстаннан, калганнары Россиянең төрле төбәкләреннән.

Җиңүчеләр арасында «Все для Детей» автоном коммерцияле булмаган оешманың оештыручысы Далия Гайнанова нигез салган GT Dress’ны билгеләп үтәсе килә.

GT Dress бренды Россия базарында үзенең әһәмиятен раслап, «Инклюзия» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды. GT Dress –сәламәтлекнең аерым мөмкинлекләре булган балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен адаптив һәм функциональ кием булдыручы һәм уйланылган чишелешләр тәкъдим итүче бренд: 

- Гади төймәләрдән файдалану кыен булган кешеләр өчен уңайлы каптырмалар (магнитлы, липучкаларда). 

- Тиренең бозылуын булдырмый торган йомшак җөйләр һәм гипоаллерген тукымалар. 

- Киенү процессын җиңеләйтә торган функциональ кисү. 

РФ Президенты киңәшчесе Антон Кобяков билгеләп үтүенчә, конкурста катнашучылар санының артуы бизнесның һәм кулланучыларның Россия товарларына карата зур кызыксынуын күрсәтә. GT Dress – локаль брендларның дөнья аналоглары белән көндәшлек итүенең генә түгел, ә үз өлкәсендә яңа стандартлар бирүенең дә ачык мисалы. 

Шулай ук Татарстан Республикасыннан «Куллану товарлары» номинациясендә «ЗаряД» заводы – Россиядә барлык яшьтәге һәм уен дәрәҗәләрендәге югары сыйфатлы хоккей кәшәкәләренең тулы ассортиментын җитештерүче беренче завод җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International