19 июньдә җылы атмосферада РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остазы, ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе әгъзасы, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның иҗат кичәсе узды.
Бу кичтә Дмитрийның иҗат юлына йогынты ясаган гаилә, хезмәттәшләр һәм язмышны хәл итә торган очрашулар турында күңелгә үтеп керә торган тарихлар сөйләнде. Кунаклар, ихласлык һәм илһам атмосферасына чумып, Россиянең танылган шагыйрьләренең романсларын һәм шигырьләрен тыңладылар.
Очрашуның язмасы: https://disk.yandex.ru/i/WG_d00-t1KCoqA