«Центр системных решений «Шаг навстречу» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Яр Чаллы шәһәре) гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында хупланган проектны – иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм җәмгыятьтән изоляцияләмиячә шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрне социальләштерүне гамәлгә ашыра. Проект командасы үз алдына Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыштагы гражданнарны, җинаять кылуларның кабатлану дәрәҗәсен киметү өчен, нәтиҗәле яраклаштыруга һәм ресоциальләштерүгә ярдәм итү максатын куйды.
Барлык җинаятьчеләр дә явыз ихтыяр һәм салкын исәп белән эш итми, ди проектның белгечләре. Еш кына җинаятьләр социаль адаптация булмау, белем, хезмәт күнекмәләре җитмәү, алкоголизм, наркотикларга бәйлелек һәм социаль иминлек булмау нәтиҗәсендә кылына.
Проект кысаларында Яр Чаллыдагы «Шаг навстречу» ярдәм үзәге базасында, ТР җинаять-башкарма инспекцияләре, социаль һәм медицина хезмәтләре белән хезмәттәшлектә, чараларның тулы бер комплексы гамәлгә ашырыла. Тормышта авыр хәлдә калган хөкем ителүчеләр үзләре өчен иң кыен очракларны хәл итүдә индивидуаль ярдәм алалар. Шулай ук хөкем ителгәннәргә азык-төлек һәм гигиена өчен җыелмалар бирелә, төрле авырулар (ВИЧ, гепатит, туберкулез, наркотикларга бәйлелек, алкоголизм) буенча консультацияләр, мотивлаштыра торган әңгәмәләр, эшкә урнашуда, социаль һәм медицина ярдәме алу буенча булышалар.
Һәр атнада социаль үзәктә хөкем ителүчеләр өчен белем бирү очрашулары үткәрелә. Бу чаралар яңа мәгълүмат һәм тәҗрибә биреп кенә калмый, тормышларын яңача башлап җибәрүнең беренче этабында кирәкле дәвалау мохите дә тудыра. Очрашуларда катнашучылар кичерешләре белән уртаклашырга, ярдәм алырга һәм азат ителгәннән соң җәмгыятьтә уңышлы яраклашырга ярдәм итәчәк күнекмәләрне үстерү мөмкинлегенә ия була.
Күптән түгел Яр Чаллыдагы 8 нче номерлы участокның төзәтү үзәге федераль казна учреждениесе администрациясе «Центр системных решений «Шаг навстречу» автоном коммерцияле булмаган оешмасына «Россия Федерациясендә пробация турында» законын бергәләп үтәү кысаларында учреждение базасында хөкем ителгәннәр белән профилактик чаралар оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу учреждениеләр башта ук проектның планнарына кертелмәгән булуга карамастан, команда хөкем ителгәннәргә ярдәм күрсәтте һәм беренче чараны үткәрде, анда катнашучылар алга таба да мондый очрашуларга килергә теләк белдерде.
Моннан тыш, проект гамәлгә ашырыла торган шәһәрләрдәге хөкем ителгәннәр өчен юл карталары эшләнде. Юл карталарында дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат, шулай ук тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә җәмгыятькә кайтуда ярдәм итүче коммерцияле булмаган оешмаларның адреслары һәм эшләү вакытлары күрсәтелгән. Мондый мәгълүмат хөкем ителүчеләр өчен мөһим ресурс булып тора, тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне үзләштерүне җиңеләйтә.




