Яшьләр көнендә «Урам» паркында ВИЧка тест ясау мобиль пункты эшләде. Бу «ВИЧка тест – белемнәр күбрәк, куркынычлар кимрәк» проекты кысаларында «Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерцияле булмаган оешма белән Республика СПИД үзәгенең уртак акциясе булды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантлары ярдәмендә тормышка ашырыла. Акция дәвамында 100дән артык кеше үз статусын тикшерде.
«Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерцияле булмаган оешмасының программа директоры Лилия Гуренкова:
«Даими тест үткәрү – сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәткә беренче адым. Кеше ВИЧ-статусы турында никадәр иртәрәк белсә, анализ уңай нәтиҗә күрсәткән очракта, ярдәмне шулкадәр тизрәк алып булачак. Заманча терапия ВИЧлы кешеләргә тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә, ә профилактика вирус таралуны туктатырга ярдәм итә. Моннан тыш, мондый акцияләр мифларны җимерә һәм җәмгыятьтә стигма дәрәҗәсен киметә», – дип билгеләп үтте.
«Чара кысаларында без ВИЧ/СПИД турында хәбәрдарлыкны арттырырга һәм барлык теләк белдерүчеләр өчен тестлар ясау мөмкинлеген тәэмин итәргә омтылдык, – дип сөйләделәр СПИД үзәгендә. – Һәр катнашучының заманча экспресс-тестларны куллану һәм белгечләребезнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә үзенең ВИЧ-статусын тиз һәм конфиденциаль рәвештә белү мөмкинлеге булды. Без уртак тырышлык белән мәгълүматка ия булган һәм сәламәт җәмгыять булдыра алабыз дип ышанабыз».
Акция шәһәр бәйрәменең формаль булмаган шартларында узды, бу тестны яшьләр өчен мөмкин кадәр уңайлы итәргә мөмкинлек бирде. Барлык теләк белдерүчеләр нибары 15 минут эчендә аноним рәвештә һәм бушлай ВИЧ-статусын тикшерә алды.