2025 елның 27 июнендә «Федерация скандинавской ходьбы РТ» коммерцияле булмаган оешмасының «Скандизумба» проектында катнашучылар күптәнге партнерлары – «Мый-Илыш. Я жизнь» автоном коммерцияле булмаган оешма чакыруы буенча Йошкар-Ола шәһәренә юл тотты. Әлеге визит Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты ярдәме оештырылды. «Мый-Илыш. Я жизнь» – Марий Эл Республикасында онкология белән авыручы пациентларга һәрьяклап ярдәм итү һәм реабилитацияләү белән шөгыльләнә торган матур һәм тормышка дәрт уятучы атамалы оешма.
Сәфәр графигы тыгыз булырга тиеш иде: скандинавия йөреше буенча уртак күнегүләр, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа танышулар. Әмма килгән көнне һава торышы сюрприз ясады – көчле яңгыр башланды, ул «чиләкләп яуды» диярлек. Катнашучыларның кәефе кырылды, әмма «Мой-Илыш. Я Жизнь» автоном коммерцияле булмаган оешма кызлары дәресне икенче көннең иртәсенә күчерергә тәкъдим итте. Бәхеткә, ул таңда күк аяз иде!
Тренировка искиткеч матур урында – «Тарханово» экопаркында үткәрелде. Кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар: мариларның милли ризыгы – коман мелна (юка коймак) белән сыйладылар, такыялар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бу көнне әле «Пеледыш Пайрем» милли бәйрәме – табигатьнең яңаруын гәүдәләндергән «Чәчәкләр бәйрәме» дә иде. Команданың тренеры Ольга Мельшерова күңелне кузгатырлык нотык сөйләде, аның сүзләре һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Тренировка медицина хезмәткәре һәм ЛФК буенча белгеч Ольга Мельшерова җитәкчелегендә үткәрелде. Дәрес разминкадан башланды, аннары катнашучылар скандинавия таяклары белән йөри башлады, тренировканы сузылу күнегүләре белән төгәлләделәр. Тренер һәр хәрәкәттә нинди мускуллар эшләвен, аларны ничек дөрес башкарырга һәм сулыш алырга икәнен җентекләп аңлатты. Барысы да белемнәрен Казанда яшәүче катнашучылар белән уртаклашу өчен әлеге файдалы күнегүләрне истә калдырырга тырышты.
«Федерация скандинавской ходьбы РТ» коммерцияле булмаган оешмасы «Мый-Илыш. Я Жизнь» автоном коммерцияле булмаган оешмасына җылы кабул итүләре, ачык күңелле булулары һәм илһамландыра торган эшләре өчен олы рәхмәтен белдерә. Әлеге очрашу оешмалар арасындагы дуслыкны ныгытудан тыш, яхшы инициативаларда бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеген дә күрсәтте.