«Ценим жизнь втоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы ТР Иҗтимагый палатасында үз эшчәнлеге турында ачык хисап тотты

2025 елның 27 июне, җомга

2025 елның 27 июнендә «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы ТР Иҗтимагый палатасында үз эшчәнлеге турында ачык хисап тотты

Сәламләү сүзендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева ачык хисапның үтәкүренмәлелекне һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ышанычны арттыру өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы эшчәнлеге турында хисапны аның җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин (позывной – «Бәхетле») тәкъдим итте. Махсус хәрби операция игълан ителгәч, үз теләге белән китеп, махсус хәрби операция зонасында ирекле формированиеда булганда, ул эвакуацияләү, гостипальгә кадәрге ярдәм күрсәтү һәм хәрби хезмәткәрләрнең хәрби-медицина әзерлеген җитәкләде.

«Ценим жизнь» проекты 2022 елның 1 сентябрендә булдырылган, 2023 елның 12 апрелендә «Ценим жизнь» проекты гражданлык инициативаларына ярдәм итүче «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы статусында теркәлгән.

Кыска гына вакыт эчендә Татарстанның 8 муниципаль берәмлегеннән һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Рязань, Новороссийск шәһәрләреннән үз теләге белән ярдәм кулы сузарга теләгән аерым затларны һәм оешмаларны берләштерде. Бүгенге көндә 200дән артык тегүче һәм 400дән артык үз теләге белән булышучылар «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы проекты эшчәнлегендә катнаша: яшьләр, пенсионерлар, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, төрле яшьтәге, төрле милләт һәм төрле дин тотучы битараф булмаган кешеләр.

Бөтен эш иганә акчасына алып барыла, эшләнмәләр сугышчыларга бушлай тапшырыла. «Ценим жизнь»  автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы гуманитар эшчәнлегенә акчаларның гомуми суммасы 2025 елның 1 июненә 19 843 750, 54 сум тәшкил итте. Иганәләрнең төп чыганагы булып гражданнар тора, алар җыемнар өлешендә генә түгел, ә турыдан-туры «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы эшчәнлегендә дә активлык күрсәтәләр. Хәйрия эшендә ата-аналар комитетлары һәм профсоюзлар катнаша, кече һәм урта бизнес шулай ук игълан ителгән җыемнарны тулыландыруда актив ярдәм итә.

Продукцияне сорап алу хәрби часть яисә бүлекчә вәкиле тарафыннан гариза формасын рәсмиләштерү юлы белән башкарыла. Гариза рәвешендә дата, хәрби часть яисә бүлекчә, фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, вәкил исеме, кирәкле продукция исемлеге, шул исәптән саны күрсәтелә. Гариза ике як тарафыннан раслана. Хәйрия ярдәме ике як тарафыннан да имзаланып, исемлек һәм саны күрсәтелеп, «Мөлкәтне тапшыруны кабул итү акты»н төзү юлы белән түләүсез нигездә башкарыла. Гаризалар һәм «Мөлкәтне тапшыруны кабул итү актлары» ай саен мәҗбүри исәпкә алынырга, соңыннан архивка тапшырылырга тиеш.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы эшчәнлеге төрле юнәлешләрдә үсә:

– «ТЕГҮ ЦЕХЫ» проекты

– «А төркеме» проекты

– психологларның «ЯКТЫЛЫК БИЛГЕЛӘРЕ» проекты

– «ФӘН» проекты

 – «КИТАПХАНӘ» проекты

 – «ЛИНГВИСТЛАР» проекты

«Тегү цехы» проектын гамәлгә ашыруда 1 беркетү машинасы һәм 14 сәнәгать машинасы кулланыла. Әлеге машинкалар һәм аларга бәйле кораллар хәйриячеләр тарафыннан бушлай файдалануга тапшырылган. Шулай ук 40 тан артык шәхси көнкүреш тегү машинасы белән өйдә тегүчеләр эшли.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы үзә теләге белән ярдәм итүчеләр тарафыннан «Маруся» дигән сугышчы аптечкасы эшләнде, ул гаскәр төренә туры китереп тегелә һәм комплектлана. Аларны әзерләгәндә «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы җитәкчесе тәҗрибәсе кулланылды, нәтиҗәдә, аптечка комплектациясенә өч эшелонны берләштерүче чаралар һәм препаратлар керде, шул рәвешле логистикадагы чыгымнар компенсацияләнде. Аптечка комплектациясе 28 атамадан тора, алар хәрби хезмәткәрнең гомерен саклап калу өчен дә, куелган бурычларны үтәгәндә хәрби хезмәткәрләрнең имгәнүен мөмкин булганча киметү өчен дә кирәкле чаралар һәм препаратларны үз эченә ала. «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы аптечка составына Казанда җитештерелә торган «Целоформ» препаратын өстәде. «Целоформ» препаратын куллану некроз таралуны һәм тән тукымаларында инфекция йоктыруны киметергә мөмкинлек бирде, бу исә авыррак этапларда имгәнүләрине киметүгә китерде.

«Маруся» сугышчы аптечкасыннан тыш, үз теләге белән булышучылар «Индивидуаль бәйләү материаллары пакеты», «Эластичный» бандажы, Z-бинт (тампонлаштыру), «Абдоминальный» бандажы,  «Күпфункцияле эвакуацион тышлык» әзерләгәннәр.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы проекты кысаларында 3D-бастыру цехы эшли башлады. Цех ресурслары айга 10000 берәмлеккә кадәр эшләнмәләр чыгарырга мөмкинлек бирә. Гавами киңлектә төп юнәлеш –медицина юнәлешендәге «В» классы эшләнмәләре. 2022 елдан алып 2025 елның 1 июненә кадәр эшләнгән әйберләрнең гомуми саны 27 596 (егерме җиде мең биш йөз туксан алты) берәмлекне тәшкил итте.

«А группасы» проектын булдыру максаты – махсус хәрби операция   зонасында һәм локаль конфликтларда эшләү өчен эвакуация төркемнәрен, санитария буенча инструкторларны әзерләү, өйрәтү, шул исәптән төрле хәрби исәпләү белгечләренә караган хәрбиләрнең үз-үзенә һәм үзара ярдәм итү күнекмәләренә өйрәтү.

Махсус хәрби операциядә катнашу һәм 2022 елның беренче яртыеллыгында анализ барышында «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы җитәкчесе башка хәрби хезмәткәрләр һәм волонтерлар белән берлектә шәхси составны актив өйрәтә башлады һәм эвакуация вакытында куелган бурычлар буенча тактик медицинаны гамәлгә кертте.

Татарстан Республикасында үз теләкләре белән булышучы гражданнардан торган беренче медицина взводы 2022 елның ахырында оештырылган. Кандидатларны сайлау «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы җитәкчесе контролендә уздырылды. Сайлап алуның төп критерийларына физик әзерлек, медицина өлкәсендәге белемнәр, махсус белемнәр, шулай ук тирән психологик әзерлек кергән. Беренче төркемгә 80 дәгъвачыдан җиде кеше сайлап алынды. Таләп ителгән әзерлектән соң, хезмәт итү өчен махсус хәрби операция   зонасына җибәрелделәр.

2022 елдан алып 2025 елның 1 июненә кадәр «А төркеме» проекты белән 3000нән артык хәрби хезмәткәр әзерләнгән. Алар исәбенә мобилизацияләнгән 1231 нче полк, «Мәскәү 106» батальоны керә, шул исәптән ТР Армия, авиация һәм флотка үз теләге белән ярдәм итү берләшмәсе тарафыннан контракт төзегәннән соң махсус хәрби операция  зонасына китүче 600 дән артык кандидат укытылды. Укытылган хәрби хезмәткәрләр исәбенә хәзерге вакытта махсус хәрби операция  зонасында булган хәрби хезмәткәрләр дә керә.

«А» группасының инструкторлар составы махсус хәрби операция  зонасына турыдан-туры командование соравы буенча командировкалау практикасына ия.

Бүгенге көндә хәрби хезмәткәрләрнең кире кайтарылмас һәм санитар югалтулары «А төркеме» проекты буенча югары технологияле медиина ярдәме махсус тактик әзерлек курсларын узган гомуми составның 30%ын тәшкил итә.

«Яктылык билгеләре» проектын гамәлгә ашыру өчен «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы «Гагара» кризиска каршы психологик әзерлек һәм психологик ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде, аның җитәкчесе – кризис психологиясе өлкәсендә эксперт Синицына Татьяна Юрьевна.

Килешүне гамәлгә кертү барышында Татарстан Республикасы психологлары өчен укыту программалары циклы, шулай ук үз теләкләре белән булышучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен психологик агарту курслары тормышка ашырылды.

2024 елның мартында Казан шәһәрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын мораль-психологик тернәкләндерүнең нәтиҗәле чараларын эшләү буенча гражданлык җәмгыятен һәм дәүләт институтларын берләштерү» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл хәрбиләрнең гаиләләре, профильле белгечләр, шулай ук дәүләт структуралары вәкилләре өчен ике көнлек укытудан торды, ул бер көнлек практик дәресләр форматында узды.

Оешманың тикшеренү эше 2023 елда «СОРАТНИК» социаль проектларга ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма белән партнерлыкта башланып китте. Беренче проект махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары белән тирән эчтәлекле интервю үткәрү булды. Әңгәмәләр барышында хатын-кызлар кичергән төп кыенлыклар ачыкланды: психологик йөкләнеш, ярдәм чаралары турында мәгълүмат җитмәү, ташламалар һәм компенсацияләрне рәсмиләштерүдә кыенлыклар, шулай ук социаль изоляция. Җыелган мәгълүматлар нигезендә «Хатын-кызлар өчен белешмәлек» эшләнде, ул төрле ситуацияләрдә гамәлләр алгоритмнары, профильле оешмалар контактлары һәм психологлар киңәшләре кертелгән практик басма.

2025 елның мартында «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы демобилизациядән соң ветераннарны тормышка яраклаштыруга багышланган яңа тикшеренү оештырды.

Шулай ук «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлектә, алар кризис һәм гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә профильле ярдәм күрсәтү буенча зур тәҗрибәгә ия.

«ФӘН» проекты кысаларында «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек кысаларында махсус хәрби операциядә катнашканнарга инклюзив һөнәри белем бирү һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен эксперименталь мәйданчык булды.

Тикшеренү сугыш вакытында физик һәм психик характердагы җәрәхәтләр алган катнашучыларның тыныч тормышка җайлашканда кичерә торган чын проблемаларын ачыклауга; махсус хәрби операциядә катнашучыларның киләчәктәге һөнәри һәм тормыш итү юнәлешләрен ачыклауга һ.б. юнәлдерелгән. Тикшеренүнең нәтиҗәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларны инклюзив һөнәри белем бирү системасында укытуның  концепциясен әзерләү (якындагы 5 елга); укыту-методик ярдәмлекне бастыру һәм тарату булачак.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы проекты җитәкчесе тарафыннан электрон китаплар рәвешендә «КИТАПХАНӘ» проекты ясалды һәм даими рәвештә тулыландырыла, анда хәрби тактик-махсус әзерлек, хәрби-медицина әзерлеге, психология, психиатрия һәм башка бик күп дисциплиналар темаларына тикшерелгән һәм сайлап алынган махсус әдәбият урнаштырыла. Китапханә беренче чиратта мобилизация буенча чакырылганнарга, махсус хәрби операциядә зонасында булган хәрбиләргә, шулай ук әлеге темалар белән кызыксынучыларга үзлектән әзерлек өчен каралган. Хәзерге вакытта материаллар күләме 2000 берәмлектән артык.

«ЛИНГВИСТЛАР» проекты составына профессиональ тәрҗемәчеләр, шулай ук махсуслаштырылган әдәбиятны, оппонентларның видеоматериалларын медицина, пилотсыз очу аппараты, хәрби фән өлкәләре һ.б. буенча төрле телләрдән тәрҗемә итүче белгечләр кергән. «ЛИНГВИСТЛАР» проекты Казан, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, шулай ук Үзбәкстан Республикасыннан волонтерларны берләштергән.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы яшьләрнең башлангычларына актив ярдәм итә. А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында откан грант өлешендә «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә

А. С. Пушкин исемендәге фәнни китапханәдә Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә «Бу якка юкка гына килмәдем:  Пушкинның Казанда булуы турындагы тарих» дигән тулы метражлы документаль фильм төшерелә. Фильм белем бирү материалы буларак мәктәп укучыларына юнәлдерелгән.

Шулай ук Артем Семеновның  «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы белән уртак дебют фильмы төшерелгән. Яшь режиссер узган җәй ахырында Донбасска гуманитар медицина йөге белән  барган. «Арып-талып кайттык. Бу ун көнлек гуманитар ярдәм сәфәре генә бит әле. Солдатларыбызның сугыш кырында ниләр кичерүен күз алдына да китерү мөмкин түгел. Танышларыма махсус хәрби операциягә барганымны әйткәч, барысы да гаҗәпләнәләр: «Син сугышта булгансың!» Юк, мин сугышта булмадым, мин бары аның янәшәсендә идем...»

Kremlin Podcast һәм SetStudio партнерлары ярдәмендә проектның волонтерлары эшчәнлеге, шулай ук госпитальләргә һәм махсус хәрби операция зонасына бару турында профессиональ видеороликлар һәм фильмнар сериясе булдырылды.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы проекты җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин хәрби хезмәткә чакырылу һәм мобилизация яшендәге гражданнарны укыту, патриотик тәрбия бирү кысаларында иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Волонтерлык эшчәнлегенә «Патриот» отряды яшь армиячеләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, гимназистлар, Казан дәүләт медицина университеты, Казан автотранспорт техникумы, Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары һәм башкалар җәлеп ителә.

2024 елда «Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы Президент грантлары конкурсында җиңүче булды. «Ышанычың нык булсын – син ярдәм итә алачаксың» проекты. Грант акчаларын гамәлгә ашыру барышында Казанда хәрби хезмәткә чакырылу һәм мобилизацияләнү яшендәге 122 кеше укытылды, шулай ук укыту өчен җиһазлар сатып алынды.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы җитәкчесе буларак «волонтерлар» категориясендә «МыВместе» («БезБергә») халыкара премиясе финалисты, шулай ук ике тапкыр әлеге Халыкара премиянең төбәк этабы призеры.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы командасын җитәкче Илнар Зиннәтуллин һәм волонтерлар Мария Скареднова, Ольга Ахьяева, Линар Җамалетдинов, Миләүшә Кәлимуллина, Юлия Михайлова тәкъдим итте.

Үз теләге белән булышучыларның хезмәте хәзерге вакытта күпсанлы Рәхмәт хатлары, шул исәптән хәрбиләрнең шәхси хатлары белән билгеләп үтелде.

Хисапны дәүләт һәм муниципаль органнар вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары һәм башкалар тыңлады.

Очрашу ахырында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү бурычларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен төрле структуралар, волонтерлык оешмалары һәм дәүләт учреждениеләре арасында хезмәттәшлекнең мөһимлеге ассызыкланды. Бу эшкә зур өлеш керткән активистларга Рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырылды.

«Ценим жизнь» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы хисабы белән җентекләбрәк түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/bIdJHnfHfqJLVw

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International