«БЕЗ БЕРГӘ!» ТРның тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы «Районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клублары командаларын үстерү» проектын тормышка ашырды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

2024 елның декабреннән «БЕЗ БЕРГӘ!» ТРның тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы Казан, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы балага үз якыннарын алыштыручы гаиләләр клублары җитәкчеләренең шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен һәм активын күтәрүгә юнәлдерелгән «Районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клублары командаларын үстерү» проектын тормышка ашырды.

Мондый клубларның балага үз якыннарын алыштыручы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм аларга терәк булуга нигезләнгән эшчәнлеге бик мөһим социаль әһәмияткә ия. Әлеге клубларның җитәкчеләре һәм активына да катлаулы эшләрендә ярдәм  кирәклеген исәпкә аласы. Чөнки үз-үзенә ышанычы нык булган профессионалларның чын бердәм командасы гына балага үз якыннарын алыштыручы гаиләләр кебек деликат категория гражданнарга сыйфатлы һәм игътибарлы ярдәм күрсәтә алачак.

Проектта Татарстан Республикасының 14 тәрбиягә бала алган гаилә клублары вәкилләре катнашты, алар белән 3 төрле дәрес блогы үткәрелде.

1. Чакырылган спикерларны җәлеп итеп, ике төрле юнәлеш буенча онлайн дәресләр үткәрү:

а) проект эшчәнлеге нигезләре:
– клуб хәрәкәтен үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү;
– фандрайзинг;
– районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клубларының системалы проект эшчәнлеге;
– проект эшчәнлеген үстерүдә кыенлыклар һәм перспективалар;
– эре чараларны оештыру технологияләре;
– проектлар эшенең нәтиҗәлелеген мониторинглау һәм бәяләү;
– хакимият органнары белән нәтиҗәле аралашу;
– районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клубыннан муниципаль районның коммерцияле булмаган оешмаларына үсеш перспективалары.
б) шәхес сыйфатларын үстерү нигезләре:
– клуб җитәкчесенең психологик каршылыкларын бетерү ысуллары;
– эмоциональ яктан янып бетүне профилактикалауның нәтиҗәле практикалары;
– шәхси җаваплылыкны үстерүнең алдынгы инструментлары;
– аң киңәюе һәм үзгәрешләргә яраклаша алу сәләте;
 – команда белән хезмәттәшлек һәм карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү;
– команда рухын формалаштыру.

2. Проектта катнашучылар квалификацияле психологик ярдәм алу мөмкинлеге булган психолог белән онлайн консультацияләр уздыру – җыелган проблемаларны ачыклау һәм хәл итү;

3. Проектта катнашучылар өчен ике көнлек көндезге стажировка-тренинг үткәрү, анда катнашучылар хезмәттәшләре һәм тәҗрибәле психологлар белән бергә районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клубыннан муниципаль районның коммерцияле булмаган оешмаларына үсеш перспективалары мәсьәләләрен, шулай ук команда туплау нигезләрен тикшерделәр.

Әлеге проект кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларын профессиональ автономияле үзидарәле коллективлар буларак үстерүгә уңай йогынты ясады, аларның әгъзалары  иң катлаулы мәсьәләләрне дә сыйфатлы хәл итәргә мөмкинлек бирә торган югары квалификациягә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International