«Игелек планетасы» инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Яр Чаллы шәһәре) «Игелекле Галактика» проектына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә:
«Игелекле Галактика» хәйрия проектына ярдәм иткән өчен һәрберегезгә ихлас күңелдән РӘХМӘТ әйтәбез. 10 июньдә отчет концертыбыз булды. Бу концерт, бу куелыш, шатлыктан чыккан күз яшьләре, алкышлар, соклану – болар барысы да СЕЗНЕҢ ярдәм һәм катнашуыгыз нәтиҗәсе.
Һәрберегез – безнең «Игелекле Галактика» дигән зур гаиләнең бер өлеше. Сезнең ярдәм белән балалар хыялга бирелә ала. Сезнең ярдәм белән хыяллар тормышка аша. Сез бүләк иткән яхшылык тормышыгызга йөз тапкыр әйләнеп кайтсын».
Проект һәм 2024-2025 уку елындагы уңышлар турында ролик. https://disk.yandex.ru/i/TFx96YZ9k3wmRA
Концертның тулы видеосы https://disk.yandex.ru/d/MlH8wKStYc469w
Концерттан һәм бүләкләүдән фото https://disk.yandex.ru/d/fP5WPjViv3aYAg
Концерттан, бүләкләүдән фото һәм видеоны һәм проект турында мәгълүматны карый аласыз:
https://vk.com/wall-165650212_5620
https://vk.com/wall-165650212_5623
https://vk.com/wall-165650212_5658