ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Мансур Хәсәновның 95 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашты

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

25 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Мансур Хәсән улы Хәсәнов: дәүләт эшлеклесе, галим һәм фәнне оештыручы» дип аталган халыкара фәнни конференция старт алды. Конференция күренекле галим, ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы һәм аның беренче президентының 95 еллыгына багышланды. 

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов конференциядә катнашучыларны сәламләде, Мансур Хәсән улының оештыру таланты һәм дәүләт структуралары ярдәме белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе республиканың, шулай ук бөтен илнең интеллектуаль потенциалына, социаль-икътисади яктан үсешенә һәм ныгуына сизелерлек йогынты ясый торган фәнни оешмага әверелде, дип билгеләп үтте.

Конференциядә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International