26 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында «Хезмәт итеп белем алу – 2025» җәйге остаханәсе – республика югары уку йортларында федераль программаны гамәлгә ашыруга йомгак ясый һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылу форматында иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтә торган мөһим вакыйга уздырылды. Чара академик берләшмә, социаль юнәлешле бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар, хакимият органнары һәм студентларны берләштерде. Чараның модераторы –Варвара Кулькова, икътисад фәннәре докторы, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы профессоры, Казан дәүләт энергетика университетының «Хезмәт итеп белем алу» иҗтимагый проектларны үстерү үзәге җитәкчесе.
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Хезмәт итеп белем алу» югары белем бирү системасын үстерүдә мөһим роль уйный:
«Программа балаларга үз белемнәренең мөһимлеген аңларга, аларны реаль, социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә кулланырга мөмкинлек бирә. Бу җаваплылык хисе, һөнәри яктан мотивация һәм гражданлык позициясе формалаштыра. Мин моны «һөнәри волонтерлык» дип атыйм – яшьләр укып кына калмый, иҗат та итә, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен күрә һәм танылу ала. Бу аларны алга таба хәрәкәт итәргә илһамландыра», – дип ассызыклады Ольга Петрова.
Остаханәнең төп форматы җәмәгать тыңлаулары булды – студент командалары экспертлар һәм социаль заказчылар алдында үз проектларын тәкъдим иттеләр, алар исә үзләреннән керткән өлешкә халык алдында бәя бирделәр һәм үз фикерләрен ирештерделәр. Тыңлауларда катнашу өчен проектлар югары уку йортлары дәрәҗәсендә конкурс сайлап алуы узды, мәҗбүри шарт булып Добро.рф платформасында теркәлгән социаль партнерның катнашуы торды.
Тәкъдим ителгән инициативалар арасында – рейска әзерләнгәндә пассажир вагоннарына мониторинг һәм хезмәт күрсәтү белән идарә итү системасын эшләү (Казан дәүләт энергетика университеты), сөйләм үсешендә тоткарлыклар булган балаларны реабилитацияләү өчен робот булдыру (КНИТУ-КАИ), сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен адаптив фитнес үткәрү (ПГУФКСиТ), мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү проекты (НГПУ), шулай ук Казан консерваториясе студентларыннан музыкаль-реабилитацион инициативалар. Барлык катнашучыларга остаханә партнерларыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Эксперт сессиясе кысаларында югары уку йортларының социаль инновацияләр инкубаторлары роле, шулай ук КНИТУ-КАИ, НГПУ һәм Татарстанның башка университетларында «Хезмәт итеп белем алу» программасын гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында докладлар яңгырады. Секторара партнерлык һәм студентларны төбәкнең актуаль социаль бурычларын хәл итүгә җәлеп итү темасына аерым игътибар бирелде.
«Хезмәт итеп белем алу» программасы республиканың 15 югары уку йортын колачлады. 2025 елның июнь аена булган мәгълүматларга караганда, анда 48 социаль партнер катнаша. Соңгы уку семестрында гына да студентлар коммерцияле булмаган оешмалар, мәгариф учреждениеләре, муниципаль структуралар һәм социаль бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлектә 200дән артык социаль проект әзерләп гамәлгә ашырдылар. ТР югары уку йортлары укытучылары һәм координаторлары федераль эксперт берләшмәсенә керә, ә Казан дәүләт энергетика университетының «Хезмәт итеп белем алу» иҗтимагый проектларны үстерү үзәге җитәкчесе Варвара Кулькова 2024 елда программаны гамәлгә ашыруның иң яхшы практиклары Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Җәйге остаханә студентларның казанышларын тану мәйданчыгына һәм тотрыклы секторара хезмәттәшлек системасын төзүдә мөһим адымга әверелде, анда университетлар иҗтимагый әһәмиятле бурычларны хәл итүдә төп роль уйныйлар.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Казан дәүләт энергетика университетының «Хезмәт итеп белем алу» иҗтимагый проектларны үстерү үзәге. Социаль инновацияләр һәм инвестицияләр ассоциациясенең «Алга Хезмәт итеп белем алу» проектына грант ярдәме кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды чараның партнеры булды.