«БЕЗ БЕРГӘ!» ТР тәрбиягә алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы тәрбиягә алган гаиләләр клублары җитәкчеләренең һәм активларының III республика слеты үткәрелде

2025 елның 27 июне, җомга

2025 елның 21-23 июнендә «Районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клублары командаларын үстерү» грантын гамәлгә ашыру кысаларында «БЕЗ БЕРГӘ!» ТР тәрбиягә алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы тәрбиягә алган гаиләләр клублары җитәкчеләренең һәм активларының III республика слеты үткәрелде.

Татарстанның 12 муниципаль берәмлегеннән 30 кеше ТР Әлки районындагы «Яңа Сувар» туристлык комплексына җыелды.

Өч көн буена тыгыз режимда белем алу, стратегик сессияләр, тренинглар «БЕЗ БЕРГӘ!» ТР тәрбиягә алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасының зур командасы әгъзаларының креатив һәм тәнкыйди фикер йөртүен үстерде.

Слетка «АРИФМЕТИКА ДОБРА» («ИГЕЛЕКЛЕЛЕК АРИФМЕТИКАСЫ») Хәйрия фондыннан (Мәскәү шәһәре) үзләренең белем һәм тәҗрибә багажы белән партнерлар килде. Катнашучылар бергәләп эшләп тә, ял итеп тә, аралашып та алдылар. Барысы да олы казанышларга ирешер өчен энергия алып киттеләр.

Проект 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурс акчаларыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International