ТР һәм РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова Татарстан Республикасының «Динамо» Мактау китабына кертелде

2025 елның 27 июне, җомга

ТР һәм РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова Татарстан Республикасының «Динамо» Мактау китабына кертелде. Бүләкне Татарстан Республикасы «Динамо» ХХ хисап-сайлау конференциясе барышында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, ТР «Динамо» җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды.

«Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте җитәкчелегенә динамо хәрәкәтенә керткән өлешемне, күренекле Татарстан спортчыларын, Олимпия уеннары, Россия һәм Европа чемпионатлары призерларын әзерләүне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә мин, һичшиксез, Татарстанда һәм Россиядә спортны һәм физик культураны популярлаштыру эшенә хезмәт итүне дәвам итәчәкмен», – дип уртаклашты Ольга Павлова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International