ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева Стратегик инициативалар агентлыгы лидерлык проектлары конкурсында җиңү яулады.
Стратегик инициативалар агентлыгы Бөтенроссия лидерлык проектлары конкурсында «Балалар һөнәри инклюзив лабораторияләре челтәре» проектын сайлап алды. Проект «Тормышта авыр ситуациядә калган балаларга ярдәм, ятимлеккә юл куймау» трегында тәкъдим ителгән. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил трек буенча Стратегик инициативалар агентлыгының партнеры булды.
2016 елдан алып «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан Россия Федерациясенең 40 субъектында 13 балалар өчен һөнәри лаборатория һәм 213 мини-лаборатория ачылды.
Инициативаларны конкурс нигезендә сайлап алуның ике этабында хәл ителә торган проблеманың актуальлеге һәм әһәмияте, проектларның инновациялелеге һәм уникальлеге, шулай ук аларның социаль-икътисади нәтиҗәләре кебек критерийлар исәпкә алынды.
Җиңүгә ирешкән проектларның тулы исемлеге белән Конкурсны оештыручылар сайтында танышырга була: https://asi.ru/news/204998/