24 июньдә Дәүләт Советында «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте югары советының киңәйтелгән утырышы булды, анда делегатлар Татарстан Республикасында парламентаризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, республикадагы иң зур иҗтимагый берләшмә әгъзалары «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» территориаль бүлекләре Советлары тәкъдим иткән кандидатураларны алга таба җирле советларга депутатлыкка кандидатлар итеп күрсәтү өчен расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: палата рәисе Зилә Вәлиева, Изольда Жуйкова, Евгений Кабыш катнашты.
Утырышны ачкан вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин бу ел Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга – республика Дәүләт Советының 30 еллыгын билгеләп үтү хакында искәртте. Ул республиканың иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның әһәмиятле ролен аерым ассызыклады.